Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Патриотик чара үтте

Зәйнең «Космос» киноучреждениесендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарында патриотик рух тәрбиялибез» төбәк пооекты нигезендә җитди эш алып барыла.

Кичә биредә Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожск һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясенә кушылуы көнендә, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары катнашында патриотик чара үтте. Укучылар әлеге мөһим дата турында тулы мәгълүмат алдылар, Россия өчен Донбассның зур мәгънәгә ия булуын белделәр, махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар хакында сөйләштеләр.

Соңыннан балаларга Россиянең көчле ил булуы, төрле милләт халыкларының тату яшәве турындагы видеоролик күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев