Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Пасха атнасында үтәргә ярамаган эшләр һәм күкәй ману буенча киңәшләр

Үлгән кешене Пасха көнне һәм Рождествода күммиләр.

Күкәйгә Алла төсе, чиркәүләр, качлар төшерелгән наклейкалар ябыштырмагыз. Күкәйне чистартканнан соң, болар барысы да чүплеккә атыла. Изгеләр төсен теләсә-кайда атырга ярамый.

Олы көн күкәе, гадәттә, кызылга маныла. Кызыл төс электән үк яшәү, яшәреш төсе буларак кабул ителгән. Ә менә күкәйне кара, караңгы зәңгәр төсләргә дә буярга киңәш итмиләр священниклар.

Пасха атнасында панихидалар уздырылмый. Үлгән кешенең тугызы, кырыгы, еллыгы туры килсә дә, әлеге атнада чиркәү аларны үткәрергә бәхиллеген бирми. Пуминкадан соң уздырырга кушалар.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев