Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пациентны медицина хезмәтенең сыйфаты канәгатьләндермәсә...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә бер кеше шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән.

“Улымның тез буыны җәрәхәтләнеп, түләүле магнит-резонанс томографиясе (МРТ) узды. Әмма травматолог, күрше шәһәрдә МРТдан алынган мәгълүмат җитмәү сәбәпле,  башка шәһәргә кабат МРТга җибәрде. Ул бу хезмәт өчен дә түләде. Ачыкланганча, беренче шәһәрдә ясалган МРТ, сурәтнең чагылышын тулысынча бирә алмаганлыктан, тез буыннарын блокадалау проблемасын тулысынча күрсәтә алмый икән. Бу очракта безгә нишләргә? Бер үк процедура өчен ике тапкыр түләнде, шулай ук юл өчен шактый чыгым тотылды”.

Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина аңлатуынча,  магнит-резонанс томографиясе - бу инвазив булмаган процедура, ул сеңер, мускуллар һәм кимерчәкләр һ.б.ларның җентекле сурәтләрен алу өчен кулланыла. Ул җәрәхәтләр алу, ялкынсыну, дегенератив-яшь характерындагы авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Томографларның куәте тесла (Тл) белән үлчәнә. Магнит кыры көчәнеше 0,4 Тл, 1,5 Тл һәм 3,0 Тл булган МРТ аппаратлары була. Көч никадәр югары булса, рәсемнең чагылышы шулкадәр яхшырак.

Әгәр гражданин үзенә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән дип саный икән, закон дәгъва белдерү стадиясен узып, шунда ук судка барырга рөхсәт итә. Әмма хезмәтләр түләүле булса, проблеманы судка кадәр хәл итәргә тырышырга киңәш итәбез. Хезмәт күрсәтүчеләр үз якларыннан хокук бозуларны күргәч, еш кына кулланучыга каршы килмичә,  я килешү буенча чыгымнарны каплыйлар, я хезмәтне үзгәртеп, кирәкле ярдәмне бушлай күрсәтәләр. Түбәндәге эш алгоритмын тәкъдим итәбез. Медицина учреждениесенең баш табибына язмача мөрәҗәгать итегез. Мондый мөрәҗәгатьне ике нөсхәдә язып бирергә кирәк. Берсе медицина оешмасында кала, икенчесе - баш табиб резолюциясе булган пациентта. Закон буенча  мондый мөрәҗәгатькә җавап бирергә тиешләр.

Сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында»  Законның 29нчы маддәсе нигезендә кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен түләүсез бетерүне; күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешенчә киметүне; хезмәтне түләүсез кабат күрсәтүне; кулланучы тарафыннан күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен бетерү буенча үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы. 

Фото газета архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев