Өшүдән сакланыгыз!
Якын көннәрдә синоптиклар һава температурасының аномаль салкынаю ихтималын искәртә.
- 30 градус температурада өшүдән саклану өчен табиблар киңәшенә колак салу комачауламас. Белгечләр кинәт салкын һавада яхшылап киенеп йөрергә, бит-борынның өшүеннән сакланырга куша. Өшүнең берничә стадиясе бар, ди табиблар. Беренчесе – бит, борынның җиңелчә кызаруы, шешенеп китүе, икенчесе – бит очлары, борынның агарып чыгуы, кабаруы, өченчесе – тән тиресендә яра барлыкка килү, дүртенчесе – кул-аякларның тоймас хәлгә килүе, тәннең бер өлеше өшү.
Табиблар өшүнең төрле стадиясе булган очракта кичекмәстән үзәк дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Ә өшү булмасын өчен барлык саклык чараларын күрү һәрберебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев