Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өшүдән сакланыгыз!

Якын көннәрдә синоптиклар һава температурасының аномаль салкынаю ихтималын искәртә.

-30 градус температурада өшүдән саклану өчен табиблар киңәшенә колак салу комачауламас. Белгечләр кисәк салкын һавада яхшылап киенеп йөрергә, бит-борынның өшүеннән сакланырга куша. Өшүнең берничә стадиясе бар, диләр табиблар. Беренчесе – бит, борынның җиңелчә кызаруы, шешенкеләнеп китүе, икенчесе – бит очлары, борынның агарып чыгуы, кабаруы, өченчесе – тән тиресендә яра барлыкка килү, дүртенчесе – кул-аякларның тоймас хәлгә килүе, тәннең бер өлеше өшү.


Табиблар өшүнең төрле стадиясе булган очракта да кичекмәстән үзәк дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Ә өшү булмасын өчен барлык саклык чараларын күрү һәрберебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев