Осталык бәйгесе: Зәйдә профессионаллар конкурсы узды
20 сентябрьдә Зәйдә “Татнефтедор” ҖЧШнең Нурлат, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй филиалларыннан командалар виртуозлык, үз эшләрен яхшы белүләрен, югары профессионализм күрсәттеләр.
Һөнәри осталык конкурсы компаниядә үз эшенең чын осталары эшләвен тагын бер кат дәлилләде. Конкурста катнашучылар берничә дисциплинада көч сынаштылар: биредә иң яхшы автогрейдер, фронталь төягеч һәм экскаватор машинистларын, автомобиль юлларын карап тоту бригадасын, ел мастерын, самосвал йөртүчене билгеләделәр.
Конкурсны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, «Таграс» холдингы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Сергей Сергеев, «Татнефтедор» ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.
Оешма хезмәткәрләре нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының юл тармагы үсешенә керткән өлешләре өчен тантаналы шартларда бүләкләр алдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында Зәй белгечләре дә бар иде. Автогрейдер машинисты Юрий Чехловка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Шулай ук һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлары өчен Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары һәм компания җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Аннан конкурс мәйданчыгында ярышлар башланды. Конкурсның һәр этабын күпсанлы тамашачылар аерым дулкынлану белән күзәтте.
Автогрейдер йөртүчеләре чын ювелир эшен күрсәттеләр. Ике отвал белән маневр ясаганда, аларга шырпы тартмаларын өслектән пөхтә итеп төшерергә кирәк иде. Иң мавыктыргыч элемент – экскаваторның чүмечендәге энә белән шарны шартлату булды. Шулай ук ковштагы шешәдән стаканнарга су салып та осталыкларын күрсәтте бәйгедә катаншучылар.
Йөк төягеч машинистлары өчен сынаулар спорт матчын хәтерләтте. Аларга авыр техникада баскетбол уйнарга туры килде. Башта тупны пөхтә генә итеп стойкадан алырга, ә аннары, чүмеч белән манипуляцияләп, аны челтәргә ыргытырга кирәк иде. Бу бирем координацияне һәм йөк белән төрле яссылыкта эшли белүне күрсәтте.
Ярышларның кульминациясе булып бригадалар өчен реаль эш шартларын чагылдырган комплекслы бирем булды. Эшчеләрнең һәр бригадасына юл билгеләре куярга, куркыныч объектны койма белән әйләндереп алырга, материалны күрсәтелгән урынга бушатырга кирәк иде. Монда барлык гамәлләрнең төгәллеге генә түгел, ә эшнең җайга салынганлыгы да бәяләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, баллар һәр биремне үтәүнең яхшы сыйфаты өчен генә түгел, ә вакыт өчен дә куелды.
Һөнәри осталык конкурсы - иң яхшы белгечләрне ачыклау мөмкинлеге генә түгел, хезмәттәшләр һәм остазлар, ветераннар белән очрашу өчен дә күңелле сәбәп. Бәйгене оештыручылар кунаклар өчепн махсус программа әзерләгән иде.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев