Осталар ачыкланды
Зәйдә “Челтәр компаниясе” АҖнә караган электр челтәрләре предприятиеләре арасында ике көн дәвамында һөнәри осталык бәйгесе үтте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча мәртәбәле жюри осталарны билгеләде.
Өченче урынга Казан электр челтәрләре бригадасы лаек дип табылды. Икенче урынга җыелган баллар буенча Буа электр челтәре бригадасы чыкты. Ә җиңүче команда исемен Идел буе электр челтәрләре бригадасы яулады. “Челтәр Компаниясе“ АҖ генераль директор урынбасары - техник директор Альмир Латыйпов барлык катнашучыларны котлады, барлык бригадаларның югары профессиональлеген билгеләп үтте.
Алдан искәртелгәнчә һәр командада ике мастер, бер бригадир, бер диспетчер катнашкан иде. Ярышларда үз эшенең остасы булуын Казан электр челтәре мастеры Илнар Җамалетдинов, Идел буе электр челтәреннән иң яхшы хезмәткәр Айрат Шәмсетдинов, иң яхшы диспетчер Тимофей Горячкин дәлилләделәр. Шулай ук иң яшь катнашучысы буларак Казан электр челтәреннән Рөстәм Тимофеев, ә иң өлкән тәҗрибәле хезмәткәр буларак Түбән Кама электр челтәреннән Ринат Басыйров тәбрикләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев