Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Керәшен Мәлемендә яшәүче Елена Трофимова: «Олы көндә кечкенә авылыбыз гөрләп тора»

5 майда православие динен тотучылар иң зур бәйрәм – Олы көнне билгеләп үтә.

Пасханың иң күркәм, матур традициясе булып йомырка буяу тора.

Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Елена Трофимова быел да 100 йомырка манарга ниятли. Аларны ул гади ысул белән генә буйый – суган кабыгы, каен себеркесе генә куллана. Беренчесе йомыркаларны – кызыл, икенчесе яшел төскә кертә. Куллар да буялмый, ди хуҗабикә.

Керәшен Мәлемендә Олы көнне аеруча яратып көтеп алалар. Элек-электән авылда Пасханы олылап уздырганнар. Чиркәү тирәсенә җыелып, тукымадан тегелгән йомыркаларны тәгәрәткәннәр. Аны «сага» дип атаганнар. Уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган.

Елена Яковлевна Керәшен Мәлеменә Сарсаз-Баграждан 1968 елда килен булып төшкән.

“Ул чакларда бәйрәм борынгы гореф-гадәтләр буенча уза иде. Йомырка тәгәрәтеп уйнар өчен олылар, бала-чагалар әле дә авылның чиркәү янына җыелалар. Пасха көнендә тыныч, кечкенә генә авылыбыз гөрләп тора”, – ди Елена түти.

Балалар, оныклар күп кайта икән һәм алар йорттан-йортка йөреп, йомырка, конфет, тәм-том җыеп йөриләр. Елена апа Пасхага алдан ук кибеттән конфетлар алып куйган һәм, әлбәттә инде, бер олы табак йомырка җыйган. Шуңа күрә тавыклар санын да киметмим, быел 20 тавыгым бар, ди хуҗабикә.

Йомыркаларны Пасха алды кичендә буйыйлар. Тик башта мунча ягып керәләр. Чөнки бу эшкә чиста тән һәм саф күңел белән керешергә кирәк. Бу төндә хәтта этләр дә өрергә тиеш түгел, борынгылар моны яратмаган икән. Өйдә дә кычкырып сөйләшергә ярамый.

“Пасха көнендә урамга чыкканда да кесәмә биш-алты йомырка салып чыгам. Очраган кешегә шуны күчтәнәч итеп бирәм”, – ди Елена Трофимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев