Олы Батрас авылында кышкы храм төзелде
Иртәгә — 2 декабрьдә кышкы храмда беренче литургия узачак.
Олы Батрас авылында Михаил Архангел чиркәвен төзекләндерүләре турында язган идек. Хәзер биредә литургияләр уздыру өчен кышкы храм төзеделәр. Михаил Архангел чиркәвенең 136 еллык тарихы бар, ул 1887 елда төзелгән. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән менә өченче ел инде храмны яңарту эшләре бара. Бу игелекле эшнең башында Юрий Рябов тора. Ул чиркәүнең старостасы итеп сайланган.

Мондый эклектика стилендәге чиркәү Россиядә икәү генә. Аның берсе Петербург янында булса, икенчесе — Олы Батраста. Җирбиләүче Кукаркин Петербургтагы храмның матурлыгын күреп шаккаткан һәм аның архитекторын, Италия кешесен Олы Батраска чиркәү төзер өчен махсус чакырткан. Храм П. Кукаркин һәм приход кешеләре акчасына 25 ел төзелгән.
Италия архитекторының уникаль иҗаты большевиклар дингә каршы каты сәясәт алып бара башлаган елларда могҗиза белән сакланып калган. Ул вакытта Барский Батрас авылы Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк волостена карый.
-Кышкы вакытта литургияләр уздыру өчен игелекле кешеләр ярдәме белән кышкы храм төзелде. Шул ук вакытта чиркәүне төзекләндерү эшләре дә тукталмый. Кышкы храм кыска вакытта төзелде: төзелеш эшләре сентябрь аенда башланып, бу көннәрдә төгәлләнде. 2 декабрьдә кышкы храмда беренче литургия үткәреләчәк. Храмның бурасын Кировтан кайтарттык. Барлык әйберләр дә халыктан, хәйриячеләрдән кергән акчага алынды. Төзелеш-төзекләндерү эшләрендә Рязанов, Мельниковлар гаиләләре зур ярдәм күрсәтә, — ди Юрий Рябов.
Михаил Архангел чиркәвендә бүгенге көндә төп куполны җыю эшләре бара. Колокольняга күтәрелү өчен баскыч ясыйлар. Бу эшләрне башкару өчен Санкт-Петербургтан бер гаилә төрле инструментлар, материаллар китергән. Әлеге гаилә таулар белән әйләндереп алынган табигать почмагында утырган Олы Батрасның матурлыгын күреп шаккаткан.
Михаил Архангел иконасын Казанда реставрацияләп, авылның престол бәйрәменә алып кайтканнар. Шуннан соң могҗиза да булган, чиркәүнең өстәге мүкләнгән, каралган ташлары үзненнән-үзе агара башлаган. Әйтерсең, ул ташларны кырып чистартканнар. Бу турыда Юрий үзе дә Ходайның бер могҗизасы, Михаил Архангелның безгә һәр эштә ярдәм итүен тоябыз, ди.

Михаил Архангел — иң югары фәрештәләрнең берсе, Ходайның гаскәренең җитәкчесе, яки архистратиг (борынгы грекча «баш командующий» дигәнне аңлата). Ул явызлык белән көрәшә. Михаил Архангел үзенең җиңүләре белән билгеле.
Бер гаиләдә балаларының температурасы озак вакытлар төшмичә интеккәннәр. Олы Батраска килеп, Михаил Архангел чиркәвендә гыйбадәт кылгач, икенче көнне могҗиза булды дип шалтыратканнар Юрийга. Озак вакытлар 38,5 торган температура Батрастан кайтканның икенче көнендә төшкән.
-Шулай ук уллары, ирләре, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучылар килеп, Михаил Архангел иконасына башырып, теләкләр телиләр, — ди Юрий.
Изге Богородица иконасын Төги авылында йорт сатып алган кешеләр чормадан табып алганнар. Ул киндер капчыкка төрелгән, калын тузан катламыбелән капланган була.
-Храмга китергәндә Изге Богородица иконасы кап-кара иде. 12 июльдә Питрау бәйрәмендә әлеге храмда ничә еллардан соң литургия узды. Келәүгә җыелучылар иконаның яктырып китүен күреп шаккатты. Безнең өчен бу — чын могҗиза, — дип сөйли Юрий Рябов.
Бүгенге көндә Изге Богородица иконасы да реставрацияләнә.
Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү ниятеннән маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре ясау һәм башкалар өчен хезмәт йорты да салырга ниятлиләр. Олы Батраста бүгенге көндә 12 йортта 40лап кеше яши.
-Чиркәүне төзекләндерә башлагач, авылыбыз җанланып китте. Төрле шәһәрләрдән, авыллардан чиркәүне күрергә, бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр килә. Бик сөенәбез, — ди Николай Мельников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев