Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Олугъ педагогның олы юбилее

Зәебез күркәм эшләре, матур тормыш юллары белән үрнәк мөхтәрәм кешеләргә бай. Шундыйларның берсе көчле педагог, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Иван Харитонович Краснов.

Бу көннәрдә (25 октябрьдә) ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Иван Харитонович тумышы белән районыбызның   Федоровка авылыннан. Кече яшьтән малай төгәл фәннәрне үзләштерүгә хирыс була. Туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, Иске Зәйдәге 1нче мәктәптә урта белем ала һәм Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Егет инде алдан ук үзенең киләчәк һөнәрен балаларга белем бирүдә күрә. Югары белем алуга ул туган мәктәбенә кайтып физика укытуга керешә. Укучыларга төпле белем бирү өстенә ул алар белән төрле класстан тыш эшләрне оештыруны, мәктәптә  иҗади эшчәнлекне дә активлаштыра. Иван Красновның оештыру сәләтен күреп алып аны мәктәп директоры урынбасары итеп билгелиләр. Ә инде 1977 елдан ул Федоровка мәктәбе директоры вазифасын били. 

Шул ук елларда Федоровка мәктәбенә килеп эшләүче Сарман районы кызы физкультура укытучысы – Разия Җәмил кызы егетнең йөрәген яулый. Яшь педагоглар уртак гаилә тормышы корып җибәрә. Шул рәвешле Красновлар мәктәптә дә, өйдә дә бер дилбегәгә җигелеп тормыш йөген тарта. 

Билгеле булганча Федоровка мәктәбенә башка авыллардан да күпләп укучылар килеп укый, көн дә йөри алмаганнары өчен интернат тәкъдим ителә. Ә бу исә мәктәп директорына икеләтә җаваплылык, чөнки балаларны тәүлек дәвамында күз уңында тоту укытучылар җилкәсендә. Интернат-мәктәп утын ягып җылытыла торган була. Аңа утын әзерләү дә коллектив карамагында, өстәвенә колхоз кырларыннан мәктәпкә чөгендер эшкәртү өчен җир бүленеп бирелә, монысын да тиешле дәрәҗәдә башкара алар. Ә инде хезмәт белән чыныгып үсүче балалар, тырыш педагогларның республикада билгеле тәҗрибә кыры булдыруы зур казаныш була. Биология укытучысы Хәнифә Миңнегулова белән бергәләп алар мәктәпнең тәҗрибә кырын һаман да яхшыртуга зур көч куялар. 

Әле шунысы да бар Иван Краснов теләгән укучыларның мәктәпне механизаторлык таныклыгы белән тәмамлавы өчен дә эшне оештыра. 

“Безнең Федоровка авылы мәктәбе төрле башлангычларны тормышка ашыручы белем йорты буларак гөрләп торды. Шуңа да биредән бик күп билгеле шәхесләр, төрле талантлы һөнәр ияләре чыкты. Монда Иван Харитоновичның өлеше чиксез зур. Без аның укучылары педагогыбызга бик рәхмәтле. Федоровка мәктәбен тәмамладык дип горурланып әйтәбез”, – ди аның укучысы Валентин Атласов.

Аның сүзләрен Гамир Таҗетдинов та хуплый. 

“Бик тыныч, чын мөгәллим булды. Аның белем бирү дәрәҗәсе дә, балаларны хезмәт белән тәрбияләүгә йөз тотуы да үрнәк”, - ди ул.

Иван Харитонович 1982-1986 елларда Зәйнең 2нче мәктәбендә дә директор булып эшли, Иске Зәйдә кичке мәктәпне җитәкли, соңыннан балалар иҗат йортында хезмәт куя. 

Бүген исә ул шәһәребезнең мөхтәрәм, хөрмәтле заты булып тыныч кына гомер итә. Һаман да район мәгариф эшчәнлеге белән кызыксына, һәр уңышлы укытучы, һәр бала өчен сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев