Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олуг педагогның олы юбилее

Ветеран педагог Хәнифә Миңнегуловага – 80 яшь.

Яшьли сайлаган һөнәренә тугры булган мөхтәрәм хезмәт ияләре районыбыз данын зурлаучылар. Шундыйларның берсе 25 сентябрьдә 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче ветеран педагог Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры бүген тыйнак кына, булганына шөкер итеп туган нигезе — районыбызның Апач авылында гомер итә. Юбилее уңаеннан хөрмәтле затка багышланган истәлекләре белән уртаклашучы актив хәбәрчебез Фәния Әгъзамова язмасын газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Олы исемнәргә лаек булган Хәнифә Миңнегулова үзе дә зур хәрефтән язылучы педагог ул. Бәләкәй генә авылда туып-үскән кыз Сарман районының Чукмарлы, Теләнче Тамак, Каташ-Каран, Зәй районы Федоровка мәктәпләрендә бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап мактаулы исемнәргә лаек булган зат.

Кечкенәдән мөгәллимә булырга хыялланган кыз читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының биология факультетына укырга керә һәм югары белемле укытучы дипломын ала. Яшь белгечкә Федоровка мәктәбендә үзен укыткан педагоглар белән бер рәттә эш башларга туры килә. Ул остазлары Татьяна Скворцова, Илья Уразайкиннарны хәзер дә яратып, хөрмәт белән искә ала. Мәктәп директоры Мияссәр Гарифуллин да аның тырышлыгын югары бәяләүче кеше була. Шәхсән үзем район мәгариф бүлегендә эшләгәндә районда мәртәбәле директор Хәнифә Миңнегулованы һәрчак үрнәк укытучы буларак күрсәтә иде.

«Мәктәбебезне Хәнифә Йосыф кызы кебек, тырыш, югары оештыру сәләтенә ия, энтузиаст шәхесләр тота», — ди торган иде ул.

Чыннан да Хәнифә Йосыф кызы балаларга гына түгел, яшьрәк укытучыларга да остаз да, дус та белә иде. Аның эш тәҗрибәсен күрсәтергә район укытучыларын гына түгел, чит районнар педагог-ларын да семинарларга еш алып килә идек. Ул үстергән мәктәп яны бакчасы берничә тапкыр республика күләмендә призлы урыннарга лаек булды.

Лаеклы ялда булуына карамастан ул әле дә күңеле белән мәктәптә. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче укучылары белән бәйләнештә, алар белән даими аралашып яши.

«Хәнифә апаның ачуланганын гел хәтерләмим. Дәресне әзерләми килсәң, шаяртып оялырга мәҗбүр итә, икенче көнне шул халәттә калмас өчен яхшылып дәрес әзерләп килә идек. Авыр темаларны да җиңел аңлата белүе белән күңелебезгә керде ул. Һәр үсемлек, бөҗәк турында тормыштан мисаллар китереп сөйләве нык хәтердә калган. Хәтта бакчадагы яшелчә түтәлен дә матур итеп ясарга без аннан өйрәндек», — дип хөрмәт белән искә ала балачак елларын аның укучысы Рифкать Мәүләвиев.

Икенче бер укучысы хатында мондый юлларга тап булдым. «Рәхмәт сезгә, безгә матур, якты максатларга юл ачуыгыз өчен. Тормышны яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәткәнегез өчен», — дип яза ул.

Сагына, бик сагына ветеран педагог иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утырган мәктәп яны бакчасын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен, шаян-шук укучыларын сагына...

Үзара аралашканда ул еш кына дәрес вакытларын, мәктәп белән бәйле булган кызык хәлләрне искә төшерә:

«Бер вакыт шулай дәресем бара, ишек шакыйлар. Ике яшь укытучы безнең хәзер буш вакыт, бакчада нинди эшләр бар, дип ярдәм итәргә теләүләрен белдерделәр. Мин аларга кишер орлыгы бирдем дә, шуны түтәл ясап чәчәргә куштым. Бераздан тагын ишек шакыйлар, тегеләрнең кишер орлыгы ярты түтәлгә генә җиткән икән. Бүтән орлык юк, күп итеп чәчкән урыннан алыгыз да, бөтен түтәлгә җиткерегез, дип чыгарып җибәрдем. Кишер тишелгәнен барыбыз бергә түземсезлек белән көттек. Ә түтәлнең яртысы мыжлап тишелде, яртысында сирәк кенә кишер чыкты. Менә эшегезнең нәтиҗәсе, дип көлдем алардан», — дип көлә-көлә сөйли Хәнифә Миңнегулова күптән булган хәлләрне бүгенгедәй хәтерләп.

Аллаһы Тәгалә Хәнифә Йосыф кызын бу дөньяга алтын көзләрдә бүләк иткән. Гайнелхәят апа белән Йосыф абыйның дүртенче баласы — төпчекләре булып туган кыз бик тере, зирәк акыллы бала була. Үсә төшкәч өздереп гармунда уйнарга өйрәнә, шигырьләр яза, әдәбият, сәнгатьне ярата. Аның «Шигырьләр» җыентыгы басылып чыкты. Бу китапны мин кабат-кабат кулыма алып укыйм. Газиз әнкәсенә, туган ягына, туган телгә, туганнарына, авылдашларына, балаларга булган барлык хисләре сыйган анда. «Әнкәй йөрәге икән» шигырен укыганда үземнең әнием күз алдыма килеп басты.

«Сеңлебез Хәнифә, урын өстендә яткан әниебезне дистә еллар дәвамында һич авырыксынмыйча, сабый бала карагандай карады», — дип, үзенең рәхмәтләрен белдерә олуг әдәбият галиме, абыйсы Хатыйп Миңнегулов.

Апач авылындагы төп нигезне саклап яшәүче туганы алар өчен изге зат. Ул аларны төп нигездә еш җыеп кунак итә, төпле киңәшләрен бирә. Авыл ерак дип тормыйлар хезмәттәшләре дә еш килә аның янына, ә Хәнифә Йосыф кызының барысына да ишеге ачык. Аның байлыгы — бакчасында үскән гөлләре, аны хөрмәт итеп яшәүче туганнары, авылдашлары, дуслары. Ул шулар белән бик тә бәхетле! Һәр көнне күзләрен ачып, аякка басуга ул чәчәкләренә сәлам бирә, алар белән серләшә, иркәли үзләрен. Җәен дә, көзен дә сылу чәчкәләре күп аның. Хәер, бу көннәрдә 80 яшен тутыручы Хәнифә Миңнегулова — үзе дә көзләргә бирешми торган гүзәл чәчкәләрнең берсе. Шушы халәтендә әле аңа тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын, үзе кылган яхшылыкларның җимешен татып кинәнергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев