Өлкәннәргә ярдәм мөһим
Сентябрь — Альцгеймер авыруы турында Бөтендөнья хәбәрдарлык ае.
Күпләр деменция нормаль картаюның бер формасы дип саный, әмма бу һәрвакытта да алай түгел. Бу авыру белән интегүчеләрнең туганнарына аларны тәрбияләү җиңел бирелми. Шуңа күрә иртә деменцияне профилактикалау мөһим.
— Моңа ярдәм итү максатында безнең «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Альцгеймер авыруы турында хәбәрдарлык ае кысаларында мәгълүмати листовкалар, буклетлар һәм брошюралар эшләп таратылды, социаль челтәрләрдә видеороликлар урнаштырылды, мәгълүмат стенды рәсмиләштерелде. Ә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның туганнары өчен бер ай дәвамында «Радость» комплекслы үзәгендә индивидуаль консультация дәресләре үткәрелә, — ди үзәк психологы.
Дәресләр барышында социаль эш буенча белгечләр үз балаларының туганнарына авыру үсешенең билгеләре, хәвеф-хәтәр факторлары турында сөйлиләр, хәтерне ныгытуга юнәлтелгән күнегүләргә өйрәтәләр, когнитив күнегүләрне мөстәкыйль рәвештә үткәрергә ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев