Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өлкәннәр сүзе – акылның үзе

Актив хәбәрчебез Фәния Әгъзамованың күңел дәфтәреннән.

Мин гади генә татар авылы Кадыбашта туып үстем. Гаҗәеп матур табигатьле, урманнарга бай Әгерҗе 
районында. 
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка әйтмәгәннәр. Олыгая барган саен юксынасың икән шул. Лаеклы ялда булгач, туган авылга еш кайтам. Авылда инде яшьләр юк диярлек. Өлкән яшьтәге абыйлар, апалар. Кайбер өйләрнең тәрәзәсендә ут та күренми, капкалары да бикләнгән. Кайберләрендә ялгыз хатын, ялгыз ир яши. Авылда хәзер мал-туар асрамыйлар, печән әзерлисе юк, мичкә ягарга утын да кирәкми, су да ташыйсы юк...
Күрше-тирәдәге хатын-кызлар капка төбенә чыгып, эскәмиядә күргән, ишеткән яңалыкларын бер-берсенә җиткереп, гапләшеп утыралар. Балачак хатирәләрен дә искә төшереп алалар. Ә мин аларны тыныч кына тыңлап утырам.
Яшь чагында адәм баласына ата-ананың үгет-нәсыйхәтләре, дөресен генә әйткәндә, буш сүзләр булып 
тоела. “Ә-әй, өйрәткән булалар инде”, – дип тә куясың эчтән генә. Ә менә бүген эскәмиядә утыручы апаларны тыңлыйм да гаҗәпкә калам. Югары белемнәре булмаса да, нинди акыллы, мәгънәле сүзләр сөйлиләр. Сөйләмнәренә халык мәкальләрен, әйтемнәрен дә өстәп куялар.
Әминә апаның шәһәрдән кунакка кайткан 14 яшьлек оныгы килеп утырды, ул аңа:
– Кызым, тәлинкәләреңне юып куйдыңмы? Бар әле, балам, җыештырып куй, юкса киявеңнән уңмассың.
 Шулай итеп әйтә, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Тегесе йөгереп кереп тә китте.
– Менә сез барыгыз да балачакны сагынасыз, – дип әңгәмәгә кушылды тып-тын гына утырган Мәдинә апа. – Балачакка кайтыр идем, дип җырлар җырлыйлар. Мин кайтмас идем. Әтисез малайлар, әтисез кызларның балачагы авыр була ул. Әтиебез сугышка киткәндә миңа ике яшь иде. “Әттә”, дигән сүзне дә әйтә алмый калдым. Әтиебез яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Без – өч бала әтисез, аның сүзенә, киңәшләренә сусап яшәдек. Кыйнасалар да, рәнҗетсәләр дә яклау-чыбыз булмады. “Ялгыз канат оча алмый, талпына гына”, дисәләр дә, әниебез язмыш сынауларына, авырлыкларга бирешмичә, безне ач-ялангач итмәде, 40 ел сыер савучы булып эшләде. “Байлыкларга кызыкмагыз, байлык – бер айлык”, “Мохтаҗларга ярдәм итегез, изгелегегез үзегезгә кире әйләнеп кайтыр”, “Үз бәхетегезне, бәхетле тормышыгызны төзүче булыгыз”, дигән киңәшләрен истән чыгармыйча намус белән яшәдек, – ди Мәдинә апа, балачагын искә алып.
Өлкән яшьтә булсалар да, заманнан бер дә артка калышасылары килми икән, барысының да кесәләрендә телефон. Рәйсә апаның телефоны шалтырады, ире шалтырата икән.
– Син кайда, әнисе, чәй кайнады, ашны җылыттым, тавыкларны ашаттым, кайт инде.
– Әнә шулай бер минут миннән башка тора алмый. Кибеткә китсәм дә капка төбенә чыгып, көтеп тора.
– Ярата, димәк, – дим.
– Бардыр инде, 60 ел бергә яшибез бит, юктан гына 5 бала тумагандыр, – ди Рәйсә апа тыйнак кына. – Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач бит ул, – дип өстәп тә куйды әле.
Шулвакыт ашыга-ашыга бер чиләк слива күтәреп, сабакташым Гөлнур килеп басты:
– Ашагыз әле, сары сливам күп булды быел. Хәзер шундый баллы, йомшак, тешсезләр дә ашый ала, витамин бит, – дип кыстый, ихластан.
Рәсимә апага слива да кирәкми, оекбаш бәйләвен генә белә. Махсус хәрби операциядәге оныгына икән. Монысы бишенче пар оекбаш икән инде. “Ялга кайтырга тиеш, иптәшләренә дә бирер”, – ди мәрхәмәтле Рәсимә апа. Аяклары очында Мырауҗан исемле песие дә утыра:
– Үзем белән бергә картая инде. Миннән беркая да калмый, артымнан гел ияреп йөри. Беркөнне өйдә утыр дип, өстеннән бикләп чыктым. Ачык тәрәзәдән төшеп, мин сарай капкаларын бикләп йөргән арада, миннән алда шушы эскәмиягә килеп утырган, – ди песиенең башыннан сыйпый-сыйпый. 
Әбисенең йомгагы җиргә төшеп  тәгәрәп киткәч, тәпиләре белән тәгәрәтеп китереп куйды. Без шаккатып карап тордык. Ризыкны да җиргә, идәнгә ташласаң, ашамый, савытыннан гына ашый икән. Мал иясенә охшый, диләр бит, Рәсимә апа үзе дә бик чиста, акыллы хатын.
– Әйдәгез, барыгыз да керегез, дурычмак пешердем, – дип кычкырды тәрәзәсен ачып күрше апа, үзенең капка төбендә утыручыларны чәй эчәргә чакырып.
Мин аларның артыннан шундый уйлар белән карап калдым. Милләтебезнең бүгенге яшәвен сак-лап калуда татарның ак әбиләренең дә роле гаҗәеп зур. Авыл халкы тормыш юлын сафлык, гаделлек белән узган кешеләрне генә ак сүз белән бәяли. Озын тормыш юлы үткән, зур тәҗрибә туплаган, халкымның акыл-зиһенен үзенә сеңдергән, гомер буе хәләл көче белән көн күргән, кылган гамәлләре аша тирә-юньдә зур хөрмәт казанган ак әбиләребез  –безнең горурлыгыбыз.
Бүгенге авылдашларымның изгелеген, рухи байлыгын, аларның үткән белән бәйләнгән эзләрен күрү күңелемдә ак әбиләр тагын туарлар, татар милләте беркайчан да ятим булмас, динебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз чишмә суы кебек гел тулып, агып торыр дигән ышанычны яшәртә.

Фәния 
Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев