Өлкәннәр өчен ярдәм итүдә социаль проект
Зәйдә «Бер сәгатькә ул» социаль проекты тормышка ашырыла.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантын откан средстволарга «Бер сәгатькә ул» социаль проекты буенча актив эш алып барыла.
Проектның максаты – йорттагы хуҗалык эшләрендә булышлык итүгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү. Акциядә катнашучылар, физик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтеп, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга йорт һәм бакчада ир-ат эшләрен башкаруда ярдәм күрсәтәләр.
Проект буенча эшчәнлекне муниципаль район ветераннары советы оештыра. Алар «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, «Сугышчан бердәмлек» Зәй иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр.
“Әлеге проект кысаларында май аенда «Радость» үзәгендә исәптә торучы унбер ялгыз өлкән яшьтәге гражданга ярдәм күрсәтелде. Ирекле волонтерлар йорт янындагы территорияләрне җыештырырга, мебельләрне һәм сантехниканы ремонтларга, йорт яны территориясендә үләнне чабырга һәм утын ярырга ярдәм итте. Хезмәт алучылар аларга булышлыклары һәм аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр”, - ди “Радость” социаль хезмәтләр үзәге директоры Людмила Симонова.
«Бер сәгатькә ул» проекты дәүләтнең һәм коммерциячел булмаган оешмаларның өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм буыннар арасында мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең ачык мисалын чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев