Өлкәннәр өчен «Гаилә көне»нә багышланган мастер-класс үтте
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап Зәйдә күп төрле матур чаралар үтә. Шуларның берсе Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәтендә дә бик үзенчәлекле узды.
“Без үзебезнең оешмада өлкән кешеләр өчен һәрвакыт күңелле һәм файдалы шөгыльләр оештырабыз. Гаилә бәйрәмен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Мастер-класска җирле кул эшләре остасы Надежда Семеновнаны чакырдык. Ул крючок белән бәйләү эшләренә бик оста ханым. Чара барышында матур брошка да, үзенчәлекле чәч кыстыргыч та булырлык ромашка чәчәге сурәте төшерелгән кул эше ясарга өйрәтте. Моннан тыш, мастер-класста катнашучылар бәйләү процессы белән мавыгып киттеләр, эш вакытында ромашка турында җырлар да башкардылар”, - ди клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова.
Соңыннан очрашу чәй өстәле артында күркәм гәпләшү буларак дәвам итте.
фотолар социаль фондтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев