Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өлкән буын яшьләр киләчәген кайгырта

Зәй районы Аксар авыл җирлегендә урнашкан сайлау участогына һәр эштә актив өлкән буын вәкилләре беренчеләрдән булып килделәр.

- Раиф Шәйхиев һәм Миннәкыйф Яһүдин абыйлар төрле җәмәгать эшләрендә, дини мәсьәләләрне барлауда башлап йөрүчеләр булулары өстенә сәяси вакыйгада да активлыклары белән һәрчак үрнәкләр, - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Раиф абый Шәйхиев быел 89 яшен билгеләп үтәргә җыена, ә менә актив яшәү рәвеше алып баруы яшьләргә биргесез. Ул авыл имамы ярдәмчесе буларак та дини эшләрдә һәрчак авылдашларына ярдәм итә. Сәяси яктан да тирән мәгълүматлы өлкән кеше. Раиф абый ил өчен мөһим булган вакыйгада һәркемнең тавышы роль уйнавын яхшы аңлый.

“Балалар, оныклар, оныкчыкларның тыныч, мул илдә яшәүләрен телим. Тырыш хезмәт куеп, үз тапканнарының рәхәтен күреп яшәргә язсын бездән соңгы буынга”, - ди Раиф абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев