Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олимпия чемпионының кызы Зәй музеена әтисенең ядкарьләрен бүләк итте

Якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның спорт значоклары һәм вымпелларын Юлия Федоровна үтенече буенча музейга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды.

Менә инде алты ел Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее коллективы якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның кызы Юлия Федоровна белән хезмәттәшлек итә.

Федор Симашев — Татарстан Республикасының иң титуллы чаңгычы-узышчысы. Ул — Саппорода X кышкы Олимпия уеннары чемпионы, 12 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр Дөнья чемпионы, 5 тапкыр Универсиада чемпионы, чаңгы спорты буенча СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре.

Юлия Федоровна Мәскәүдә яшәсә дә, әтисенең туган ягында еш була. Ул — безнең музейның күптәнге дусты, аның ярдәме белән музей фондларында күренекле якташыбыз Федор Симашевның ядкарьләре — фотосурәтләре, шәхси әйберләре, Дипломнары, Мактау грамоталары бай коллекциясе саклана. Без аңа музей белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәтле.

Күптән түгел бу уникаль коллекция спорт значоклары һәм вымпеллар белән тулыланды. Бу раритетларны Юлия Федоровна үтенече буенча безгә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тапшырды, аны Симашевлар гаиләсе белән күпьеллык дуслык бәйли.

Бу реликвияләр музейның төп фондында кыйммәтле мәдәни байлык буларак сакланачак.Ә музейга килүчеләр аларны күргәзмәләрдә һәм спорт казанышларына багышланган даими экспозицияләрдә күрә ала.

Людмила Симонова, музейның фәнни хезмәткәре.
Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев