Олег Морозов зур бүләккә лаек булды
Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден белән бүләкләнде.
Бүләкне аңа Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.
Олег Морозов Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат. Ул Зәйдәге сайлаучылары белән актив аралашып торды, гражданнарны биредә еш кына шәхси сораулары буенча кабул итеп, мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш кертте.
Фото "Татмедиа"ның МАКСтагы чатыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев