Олег Морозов Зәй спортчысын Бөтенроссия ярышларында алтын медаль алуы белән котлады
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбенә хөкүмәт телеграммасын юллады.
Зәй спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Антон Тимашов В. Беляев истәлегенә уздырылган чаңгы ярышларында җиңүче булды. Алтын медальне ул ир-атлар арасындагы ярышта аерым старт белән 10 километр дистанциядә ирекле стиль белән отты. Ярышлар апрель аенда Апатитта (Мурманск өлкәсе) узды.

"Бу җиңү Зәй спорт мәктәбенең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер кат ассызыклый. Ирешелгән уңышларда тукталып калмавыгызны һәм ышанычлы төстә яңа җиңүләргә ирешүегезне телим!" - дип язылган Олимпия чемпионы Федо Симашев исемендәге спорт мәктәбенә юлланган депутатның хөкүмәт телеграммасында.

Олег Морозов исеменнән телеграмманы спорт мәктәбе директоры Юрий Худяковка депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды, шулай ук бүләк итеп аның авторлык китабын бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев