Олег Коробченко: “Зәй сокландыргыч үсеш күрсәткечләре белән сөендерә”
Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры Олег Коробченко килде.
Ул муниципаль районда 2022 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча район Советы утырышында катнашты.
Предприятиеләр сынатмый
Зәй җирендә мәртәбәле кунакны район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр каршы алып, район белән танышуны “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШеннән башладылар. Биредә хәзерге вакытта җитештерелүче заманча машина тәгәрмәчләрен карадылар, предприятиенең социаль-икътисади хәле белән таныштылар. Компания КАМАЗның төп конвейеры, АВТОВАЗ, НЕФАЗ предприятиеләре өчен тәгәрмәчләр җибәрүне уңышлы башкара. Продукция Белоруссиягә экспортлана, төп заказчы - МАЗ БЕЛАВТОМАЗ. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү хисабына уртача хезмәт хакы 67 мең сумнан артып киткән. Предприятие буенча 2023 елга инвестицияләр күләме 335 млн сум тәшкил итәчәк.
- Иң мөһиме - без үткән ел икътисади яктан авыр чор булса да, табышлы эшли алдык. Без үз-үзебезне тәэмин итә алучы предприятие һәм быелга заказларыбыз да җитәрлек, - диде завод директоры Иван Жустров.
- Олег Владимирович, Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад министрлыкларына җитештерелгән продукцияне урнаштыруда, заказлар алуда ярдәм чараларын тормышка ашыруда булышлык иткән өчен, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директор Юрий Иванович Герасимовка даими элемтә, предприятиенең йөкләнешен формалаштыруны шәхси контрольдә тоткан өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде район башлыгы Разиф Кәримов предприятиедә эш барышын күзәтү вакытында.
Олег Коробченко да эшчәнлекне югары бәяләде.
Алга таба җитештерү эшчәнлеге белән танышу “Техно” заводында, ГРЭСта үтте.
“Техно” заводы, җитештерелгән продукцияләрне озату география-се үзгәрешләр кичерүгә карамастан, хезмәт темпларын киметми. Ел дәвамында төяп җибәрелгән продукция күләме 4,8 млрд сумнан артып киткән (үсеш 10 процент), ә бер хезмәткәрнең хезмәт җитештерүчәнлеге 10 процентка арткан һәм ул 16 млн 400 мең сумга җиткән. Предприятиедә заманча газ чистарту җайланмасы урнаштыруның беренче этабы башкарылды, эш быел да дәвам итәчәк. Хәзер биредә яңа продукция - минераль мамык җитештерә башладылар. Бу материал теплица комбинатларында киң кулланыла, ди завод җитәкчесе Андрей Мамонтов.
ГРЭСта исә мәртәбәле кунакларны станция җитәкчесе Дмитрий Прохоров, “Татэнерго” АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов каршы алдылар.
- Узган ел безнең җитештерүчәнлек якынча 4 миллиард киловатт-сәгать тәшкил итте. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда бераз кимрәк булса да, аның базар шартларында бәяләр белән бәйле булуы сер түгел, иң мөһиме - бездә хезмәт темплары тиешле дәрәҗәдә. Санкцияләр белән бәйле рәвештә бераз кыенлыклар булса да, тиз арада үзебезнең илдә җитештерелүче кулланма материалларга күчеп, заман таләпләренә тиз җайлаштык. Дустанә чит илләрдән керүче материаллар бары тик 2 процентны гына тәшкил итә, - дип аңлатма бирде Дмитрий Прохоров.
Олег Коробченко Зәйдә заманча энергоблок төзү мәсьәләсенә аңлатма биреп, ил, республика җитәкчелеге белән бу җәһәттән җитди эш алып барылуын ассызыклады.
- Билгеле булганча, санкцияләр белән бәйле рәвештә заманча җиһазны безгә чит илдән китертү каршылыклы булды. Хәзер без альтернатив вариантлар эзлибез. Алга таба, һичшиксез, ГРЭСта заманча энергоблок сафка басачак, - диде ул.
Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде
Район Советы сессиясе “Энергетик” Мәдәният сараенда үтте.
Утырыш алдыннан кунаклар эре җитештерү предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеген чагылдырган тирән эчтәлекле күргәзмәне карадылар.
Биредә авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, спорт, сәламәтлек саклау тармагы буенча башкарылган эшләр, ирешелгән уңышларны экраннар аша карап хозурланырга мөмкин булды.
- Зәй предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 11 ай эчендә 39,5 млрд сумлык товар җитештереп сатылды. Инвестицияләр суммасы ел башыннан октябрьгә кадәр 18 процентка артып, 4,1 млрд сумга җитте. Сәламәтлек саклау өлкәсен без заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Спорт буенча безнең уңышларыбыз куандыра, - диде күргәзмә белән танышу вакытында район башлыгы.
Һәр предприятиенең эш процессы белән оешмаларның җитәкчеләре таныштырды. Кунак-ларны аеруча «3D» форматындагы экранда сәнгать әһелләренең чыгышы таң калдырды. Министр хәтта, афәрин, дип, рәхмәт белдерде.
Мәдәният сараеның зур залында утырыш район башлыгы Разиф Кәримовның үткән ел нәтиҗәләре, 2023 елга планнарга багышланган чыгышы белән башланды.
- Соңгы 8 ел эчендә авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча 2 млрд сумнан артык бюджет ярдәме алынды. Безнең товар җитештерүчеләребезгә зур ярдәме өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровка, заманча технологияләр кулланып, югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүче Илшат Фәрдиевка, “Агрокөч” җитәкчеләренә, “Союз Агро” командасына, фермерларга олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул аерым басым ясап.
Олег Коробченко чыгышында иң беренче чиратта ил иминлеге өчен ярдәм күрсәтүче барлык зәйлеләргә, эшмәкәрләргә РТ Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Гомумән, Зәй районында тырыш халык яшәвенә бер шик тә юк. Чөнки Татарстанның 43 районы 2 шәһәр округы арасында зәйлеләр барлык социаль-икътисади күрсәткечләр нәтиҗәләре буенча сигезенче урынны били. Ә сезне Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләр, җитештерү үзәкләре чолгап алуын истә тотсак, тырыш район башлыгы, тырыш кешеләр булмаганда, һәрчак үсештә булу бик авыр булыр иде. Мин сезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - диде ул.
Югары бүләкләр тапшырылды
Утырыш азагында бер төркем зәйлегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Тантаналы чараны Олег Коробченко район башлыгы белән берлектә башкардылар.
Озак еллар тырыш, нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина – “Намуслы хезмәт өчен”, район хисап бүлеге башлыгы Ольга Григорьева “Татарстанның җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнделәр. “Зәй икмәк кабул итү предприя-тиесе” ААҖ директоры Рафис Фәрдиев - “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, спорт мәктәбе тренеры Алексей Ревин “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” исеменә лаек булды. “Наше время - Безнең заман” фестивале үсешенә зур өлеш керткәне өчен ГРЭС хезмәткәре Алексей Волков - ТР Рәисе Рәхмәт хаты, җирле үзидарә эшчәнлегендәге намуслы хезмәте өчен Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын алды. “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШ наладчигы Александр Дуваловка ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Рәхмәте белдерелде.
Шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы өчен шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивинага, 2нче мәктәп укытучысы Виктор Куровка, Гостехнадзорның Зәй районы буенча бүлек башлыгы Валентин Гончаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев