Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Очрашуга илтә торган яшьлек юлы

9нчы мәктәпнең татар теле укытучысы, җирле шагыйрә Роза Хәйретдинова Алабуга шәһәрендә үзе укыган институтта очрашуда булган. Газета укучылар белән үзенең очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Автобустан төшү белән, аяклар биш ел буе таптаган, бик күп чакрымнар атлаган юл буенча салмак кына, бар нәрсәне сеңдереп атлый, гүя бар җылыны яңадан тоясы була, ә минем эзләремә, минем ташып аккан хисләремә дәва булып, кышлардан язларга кайтаручы яшьлек бураны дулый. Яшьлек, кайда калдың син, яшьлек!  Кай арада 27 ел үтеп тә киткән. Аякларым үзеннән - үзе биш ел буе яшәгән тулай торакка атлый. Каршыма килгән яшьлек уты дөрләп торган, башларына кимәгән яшь егет - кызлардан Роза Вәгыйзь кызы комендант булып торуын сорыйм, аны да бик күрәсе килгән иде. Их, Роза, Махруза, дип бары тик ул миңа гына эндәшә иде. Студентлар, ул хәзер эшләми дисәләр дә, барыбер урап чыгыйм әле, диеп йортка узам. Биш кызны кочагына алып йоклаткан 452 бүлмә. Сагынылган, бар да үзгәргән, ләкин мәңгелек самими яшьлекне саклый торган стеналар. Яшьлек исе килеп тора үзләреннән, яшьлек исе !
Күңелемне басып, тарих җилләре тәэсирендә бик күп үзгәрешләр кичергән, бүген 125 еллык юбилеен билгеләп үтүче, Алабуга дәүләт педагогия институтына (хәзерге вакытта КФУ составында) узам. Мондагы хатирәләр, истәлекләрне әйтеп кенә дә, язып та бетерерлек түгел. Ашханәгә атлыйм, без укыганда гөрләп тора торган, студентлар чылбыры сузыла торган чираттан җилләр искән. Бар да зәвык белән бизәлгән, студентлар ашыкмый гына сыйланалар. Мин тәэсирләнеп, тамак ялгап алам. Сәгатемә күз төшерәм, әле фикерләремне туплар өчен вакыт бар диеп, сөенеп куям. Мин бүген студентлар алдында, шушы югары уку йортын тәмамлаган студент та, шул ук вакытта укытучы һөнәре буенча хезмәтен дәвам итүче белгеч тә, җитмәсә әдәбиятны җан азыгы иткән шагыйрә дә. Менә бит укыган елларым бушка узмаган. Мин монда бирелгән туган телемә мәхәббәтне гомерлек юлдашым итеп алганмын икән, бу әлбәттә, юкка түгел. Дөнья нинди түгәрәк, мине яңадан бу бина тартты. Филология фәннәре кандидаты, татар филология кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина: “Роза, сине филология һәм тарих факультеты студентлары белән очрашуга чакырабыз”, дигәч, бик дулкынландым, чөнки аудитория алдында сөйләү тәҗрибәм азрак. Үз өстеңдә даими эшләгәндә генә кеше остара, йөри - йөри таш шомара, файдасы тими калмас, дип уйладым. Нигә бармаска, куркуны алып куеп, бик теләп ризалаштым. Бу минем - ашым, аштан олы булырга ярамый. Уйларыма чумып утырганда, кай арада көләч йөзле мөгаллимә, студентларның якын апасы, Әлфирә Салихҗановна килеп тә җиткән. Ник килү белән шалтыратмадың, дип азрак үземне ачуланып та алды, 
Күгәрченнәрдәй гөрли -гөрли икенче катка күтәрелдек. Без дәүләт имтиханын биргән аудиториядә хәзер кафедра икән. Уйларым бөтереп имтихан биргән вакытка алып кереп китте. Бу сынаулар гади авыл кызы өчен авыр булса да, алда никадәр тормыш сынаулары?! Алда без яратып укый торган 52нче аудитория, кечкенә булса да шул кадәр уңайлы иде ул. Биш ел буена татар, рус һәм гомумхалык әдәбиятын укыдык, рус, татар теле өстенә чит телне дә өйрәндек. Яшьлек белән белем таулары җиңел бирелгән. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент, филология һәм тарих җитәкчесе Разия Фәйзиевна Әхтәриева очрашуны ачып җибәрде, минем адреска җылы сүзләр яңгырады, студентлар һәм кичәге студент арасында күпер корылды. Мин бу көнне үземне, шушы университетны тәмамлаучы галимнәр: Леонид .Арсланов, Сания Исмәгыйлева, Әлфинә Сибгатуллина һәм җанга якын, биш ел буе ныклы белем биргән тел белгечләре укытучылар һәм имтихан, зачёт биргән еллар чолганышында калгандай хис иттем, күпме сулар аккан.  Бар да әле яңа гына кебек. Студентларның саны аз булуы  мине пошаманга салса да, телебезне яклаучы һәм саклаучы буынның күзендә ут янып торуы, эчемә җылы кертте. Очрашу бер сулышта җанлы узды. Мин бик рәхмәтле сезнең алда, хөрмәтле олпат укытучыларым?! Шундый матур мизгелләр бүләк иткәннәре өчен Алабуга дәүләт педагогика институты укытучыларына һәм студентларына зур рәхмәт. Бу тылсымлы, яшьлек авазлы күпердән озак еллар узарга язсын!

Роза Хәйретдинова(Мөсәгыйтова), Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультеты (татар - рус бүлеге), 1996 елгы чыгарылыш студенты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев