Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өченче Бөгелдедә яшәүче Жвакиннар хәрбиләргә ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертә

“Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” лозунгы бүгенге көндә бик тә актуаль.

 Бөек Ватан сугышы вакытында барысы да фронт өчен булган, тылдагылар солдатларга булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Әбиләребез төннәр буе керосин лампасы яктысында оекбаш, бияләйләр бәйләп, фронт өчен тырышканнар. Хәзерге вакытта да махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә булышлык күрсәтергә теләүчеләр шактый.

Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Өченче Бөгелдедә яшәүче Жвакиннар махсус хәрби операция зонасына үзләреннән бәрәңге җибәргәннәр.

- Илебез иминлеген тәэмин итүче егетләргә бу катлаулы чорда безнең игътибар һәм кайгыртучанлык аеруча мөһим. Һәм без моны эшли алабыз. Владимир Андреевич белән Анастасия Сергеевна олы яшьтә булсалар да, егетләребезнең тамагы тук булсын, безнең кайгыруны тойсыннар, сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтсыннар өчен үзләреннән  өлеш кертәләр. Шундый игелекле кешеләр белән җирлегебез матур, - ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев