Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өч дус

Әфганстан җирендә хәрби хезмәт үткән өч егет бүген дә бер-берсенә терәк, дус булып гомер итәләр.

Аларның икесе — Айрат Сафин белән Альберт Шакиров — Югары Пәнәчедән, Мансур Гыйльмуллин — Бура—Киртә егете.
Айрат Сафин Әфганстанга 1983 елның 20 декабрендә килеп төшә.

— Ул вакытта көндез кояшта эссе, ә төнлә салкын иде. Мин автомобильләрне төзекләндерү батальонына эләктем. Хезмәтем руль артында үтте. Без сыйныфташым Равил Хөснетдинов белән армиягә бергә киттек, бергә хезмәт иттек. Әфганстанга килеп төшеп хезмәт итә башлагач та баштагы мәлләрдә «обстрелның» нәрсә икәнен бик аңламый идек әле. Ә яңгыр кебек пулялар ява башлау еш кабатлангач, аңладык. Әлбәттә, «кайнар нокта» дип сөйләгәндә генә җиңел кебек, ә анда ике елдан артык вакытның һәр көнен соңгы мизгел итеп яшәүгә өйрәндек, дисәм дә, ялгыш булмас. Пленга төшү дигән нәрсә булырга тиеш түгел, дип даими кисәтеп тордылар, шуңа да үзем белән һәрвакыт граната йөрттем, — дип сөйли Айрат.

Ул туган төбәгенә 1986 елның 18 февралендә нәкъ менә Ватанны саклаучылар көне якынлашкан чорда кайтып төшә. Әле озак вакыт аны Әфганстан михнәтләре төшләренә кереп бимазалый.

Бүген Айрат тормыш иптәше белән ике улы гаиләсенә, дүрт оныгына куанып гомер итә.

Альберт Шакиров исә Әфганстанга авылдашы Айратка карый иртәрәк эләгә. Ул 1980 елның 27 декабреннән 1983 елның гыйнар урталарына кадәр хезмәт итә.

— Мин Әфганстанның Төньяк Кундуз шәһәрендә үзебезнең гаскәрләрне азык-төлек, кораллар белән тәэмин итү буенча җаваплы ротада идем. Әфган җиренең күп урыннарын машинада әйләнергә туры килде. Төрле вакытлар булды, гомернең кыл өстендә торган мизгелләрен санап бетерлек түгел хәтта. Әфганда һәлак булган Илгизәр Гыймазов белән күрештек, аның туган җиргә исән кайта алмавы бик кызганыч, әлбәттә. Сугышчан дуслар алар туганыңа әйләнә, чөнки алар — синең белән бергәләп үлемгә каршы көрәшкән кешеләр. Быел да без бергә хезмәт иткәннәр, Әлки районындагы дусларыбыз янына барып, армия чорларын хәтерләрдә яңарттык, һәлак булганнарны искә алдык. Мин үзем дә аздан исән калган кеше. Инде армия хезмәтен тутырып кайтырга дигән приказ чыккач, без Казахстанның бер егете белән обстрелга эләктек, үзеңне инде өйдә итеп хис итеп йөргән мәлләрдә бу таш-ком арасында үлеп калам дигән уй үзәкләргә үтте. Ходай ярдәме белән туган авылга исән кайтырга насыйп булды, — дип әле дә күңеле тулып сөйли Альберт.

Бүген ул туган авылында фермерлык хуҗалыгын тергезеп, гаилә әгъзалары белән күркәм тормыш итә. Алар хатыны белән өч уллары гаиләсенә, биш оныкка сөенеп туя алмыйлар.

Мансур Гыйльмуллин Альберт белән бер чорда Әфганстан михнәтләрен чигә. Алар хәтта бер-берсе белән күрешкәләп тә торалар. 1980 елда китеп, ике ел разведка батальонында хезмәт итә ул.

— Шәхсән үзем канлы бәрелешләрне күргән кеше буларак, бүген Украинада махсус хәрби операциядә булган егетләрнең хәлен яхшы аңлыйм. Аларга чын күңелдән Аллаһы Тәгалә ярдәм итүен телим, — ди Мансур.

Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Бер кыз, бер улларыннан өч онык сөя Гыйльмуллиннар.

Өч дус бүген әнә шулай интернациональ бурычларын үтәгән чорларын хәтерләрендә тотып, дәвамчылары булган улларына кече Ватан кадерен белергә өйрәтеп, гаилә дуслары булып яшиләр. Алар Ватан сакчылары дигән исемне горур йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев