Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Оборона министрлыгына караган уку йортлары яшьләрне көтә

Зәй районы хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, оборона министрлыгы карамагындагы урта һәм югары уку йортларына керергә теләүче яшьләр өчен документлар тапшыру вакыты 1 августка кадәр озайтылган.

Хәрби юнәлештәге уку йортларына керү өчен нинди таләпләр куела, бу хакта түбәндә хәбәр итәбез:

Иң беренче чиратта сәламәтлеге буенча тайпылышлар булмау шарт.

• Армиядә хезмәт итмәгән 16-22 яшьлек РФ гражданнар;
• 24 яшькә кадәр — чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр;
• 27 яшькә кадәр — контракт буенча хәрби хезмәткәрләр.

Урта һөнәри белем алу  өчен  яшь чикләве 30 га кадәр. 

Шунысы мөһим: югары белемле кандидатлар каралмый.

Укырга керү өчен нинди документлар әзерләргә кирәк?

 Документлар пакеты стандарт, ләкин игътибар белән рәсмиләштерү таләп ителә:

• Гариза (хәрби хезмәткәрләр өчен — рапорт);
• паспорт һәм туу турында таныклык күчермәләре;
• автобиография;.
• уку, эш яки хезмәт урыныннан характеристика;
• аттестат яки диплом (урта гомуми яки урта һөнәри белем  турында);
• медицина тикшерүе үтү белешмәсн;
• БДИ нәтиҗәләре (югары уку йортлары өчен) яисә аттестатның уртача баллы турындагы белешмә (урта һөнәри белемлеләр өчен);
• өстәмә документлар (бүләкләр, спорт казанышлары һ.б.).

 Сайлап алу ничек уза?

 Һөнәри сайлап алу берничә этаптан тора:

1. медкомиссия сәламәтлек буенча яраклылыкны билгели;
2. психологик сайлап алу-һөнәри яраклылыкны бәяли;
3. физик әзерлек — 100 м һәм 3 км га йөгерү, тартылу,  минимум өч күнегүдә 120 балл җыярга кирәк;
4. БДИ нәтиҗәләре (2021-2025 еллар) яки эчке имтиханнар (аерым категорияләр өчен) исәпкә алына.

Өстәмә балларны түбәндәгеләр бирә:

* Гел бишлеләр белән аттестат (+10 балл);
• спортта  исемнәр (+10 баллга кадәр);
• Олимпиадаларда катнашу, волонтерлык, ГТО билгесе һ. б.

  Алдан белергә тиешле чикләүләр

• Тәндә татуировкаларның булуы проблема булырга мөмкин, алдан бетерү яхшырак;
• социаль челтәрләрдә активлык — армия белән бәйле язмалар хупланмый;
•  гаджетлар куллануда  хәрби югары уку йортларында чикләүләр гамәлдә.
 Барлык рәсми мәгълүмат РФ Оборона министрлыгы сайтында (www. mil. ru) урнаштырылган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев