Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ныклы тылны тәэмин итә ул

«Зәй җылысы» («Теплый Заинск») хәйрия фонды учредителе — Дмитрий Соловьев.

Дмитрий Соловьев мобилизация башлануның беренче көненнән Зәй егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Аның да якын кешесе мобилизация буенча алынган.

— Яңалыкларны тыңлап, егетләребез өчен кайгырып, кул кушырып утырып кына булмый. Хәрбиләргә ярдәм итү өчен волонтерлар төркемен оештырып, уртак җиңү өчен һәркемнең үз урынында нәрсә дә булса эшли алуын аңладык, — ди Дмитрий.

Ул төп эш урынында да хезмәт куярга, шул ук вакытта егетләргә ярдәм итәргә дә вакыт таба. «Зәй» агросәнәгать паркы директоры урынбасары. Көне-төне эшкә чумган, дияргә була.

«Без төрле ярдәм күрсәтәбез һәм ул һәрвакыт адреслы. Конкрет исемлек буенча егетләргә нәрсәләр кирәк булуын игълан итәбез. Һәм битараф кешеләрнең булмавына сөенәбез. Кем акчалата булыша, кем әйберләтә китерә», — ди Дмитрий.

Дмитрий төнлә дә телефоныннан аерылмый. Аңа хәрбиләр үзләре дә, гаиләләре дә еш сораулар буенча шалтырата. Ул аларга төн уртасымы, иртәме җавап бирмичә калмый.

Дмитрий Соловьев хәрби операциядә катнашучы егетләр янына алты тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Чаллы, Әлмәт егетләре белән дә элемтәдә тора, күрше-тирә шәһәрләр хәрбиләре, волонтерлары белән дә бердәм эш алып баралар. Техника, запас частьләр, хәрбиләр заявкалары буенча кирәкле әйберләрне табуда зур көч куя.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ