Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нина Солдаевага - 70 яшь

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Нина Васильевна Солдаевага 22 сентябрьдә 70 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы. Син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, туганнарың янәшәсендә, әтиебез белән тигезлектә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алексей, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев