Ни чәчсәң — шуны урырсың
Тәрбияче-педагогның яшь буын турындагы уйланулары.
Язгы көннең кояшлы иртәсе. Ачык форточка аша ишетелгән кош сайравына уянып киттем. Гүя ул миңа ягымлы гына: «Тор, эшкә соңга каласың», — дип дәшә сыман тоелды.
Тирән хисләргә бирелеп, аны тыңлап ятам. Кинәт үзәк өзгеч бала тавышы мине урынымнан сикереп торырга мәҗбүр итте. Тәрәзәгә үрелдем. Күрше йортта яшәүче хатын 4-5 яшьлек кызын бакчага илтә икән. Бала әле уянып та җитмәгән, әнисеннән бераз арткарак калып атлый. Әнә ул эскәмиядә утыручы песи янына тукталды. Һәм аны нәни куллары белән сыйпый башлады. Әнисе йөгереп килеп, баланы җилтерәтеп алды, кулына сугып җибәрде. Ничә тапкыр әйттем бит мин сиңа, урамдагы песиләргә кагылма, дип, песине алды да асфальтка ыргытты.
Песи мескен озак кына тора алмыйча ятты да, әкрен генә торып, аксаклап китеп барды. Бала песине кызганыптыр, кычкырып еларга тотынды. Баланы һәм песине кызганып, ирексездән минем дә күзләремнән яшь акты. Тынычлана алмыйча, урынымда озак басып тордым.
Хәзер инде минем колагыма кош сайравы ишетелми, нәни кызчыкның ачынып елавы гына яңгырый иде.
Бу ана, бала кечкенә, берни дә аңламый дип бик нык ялгыша. Боларның барысы да бала күңелендә «язылып бара». Алар, һичшиксез, анага булган нәфрәт орлыкларының иң шытымлылары булачак. Тормыш тәҗрибәсе шуны раслый. Юкка гына ни чәчсәң — шуны урырсың, димиләр халык телендә.
* * *
...Җәйге эссе көнне әнием белән ял паркына киттек. Эскәмиядә ике хатын гапләшеп утыра. Алар янында 4-5 яшьлек ике кыз йөгереп йөри, ятьмә белән чәчәккә килеп кунган күбәләкне аулыйлар. «Кара әле, синең кызың бигрәк җитез, эләктерде бит күбәләкне», — ди хатыннарның берсе. Балалар күбәләкне кулларына алдылар да канатларын өзеп ташладылар. Мин түзмәдем, теге кызлар янына барып, ярамаганлыгын аңлаттым.
Ә әниләрнең берсе: «Уйнасыннар, алар өчен кызык бит ул, кечкенә чагында үзебез дә шулай уйный идек», — ди.
Үз вакытында Габдулла Тукай да моңа үзенең каршылыгын белдергән. Андый кансыз балаларга күбәләк авызыннан түбәндәге сүзләрне әйттергән:
Тик гомерем бик кыска,
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Бу хакыйкатьне балаларга никадәр иртәрәк аңлатсак, шулкадәр яхшырак. Кышын кошларга җим кую, язын сыерчык оялары ясап элү барыбызның да гадәтенә керсен иде.
* * *
Юл уңаеннан танышларым янына кереп, хәлләрен белеп чыгарга булдым. Ишекне шакып, өйгә кердем. Мине Нәфисә әби каршы алды, танышым исә кая-дыр киткән булып чыкты. 4 яшьлек ир бала идәндә китапларның рәсемле битләрен ертып утыра иде.
— Болай ярамый бит, — дидем мин Нәфисә әбигә.
— Алар миннән сорап тормыйлар шул, теләгән нәрсәләрен алалар да уенчык итеп уйныйлар. Әниләре дә бер сүз әйтми.
Бу турыда әнисенә дә сөйләп бирдем:
— Әй, ертсын әйдә, ат бәясе түгел, тагын сатып алырбыз икенчене, — ди.
Хикмәт бит монда бәядә түгел, ә тәрбиядә. Китап балалар уйнау өчен түгел, аларны тәрбияләү өчен чыгарыла, югыйсә. Шуңа күрә кече яшьтән үк китапның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. Шигырь-хикәяләрне балаларга сәнгатьле итеп укып күрсәтергә, эчтәлеге буенча фикер алышырга. Шулай булганда, беренчедән, китапка сакчыл караш тәрбияләнсә, икенчедән, балаларга эстетик тәрбия бирелә, аларның фикерләү сәләте дә үстерелә.
* * *
...Мин кечкенәдән әтисез үстем. Икенче сыйныфта укыган вакытым. Кышкы каникул вакыты. Иртән йокыдан уяндым да тау шуарга барырга уйладым. Алырга мөмкинлек булмаганлыктан, чанам юк. Бер катыргы кисәге таптым да тауга киттем. Тауда чана белән килүче балалар шактый иде. Озак кына аларга кызыгып карап тордым да бер сыйныфта укучы Тәнзилә исемле кыз янына килдем. Чанасын биреп торуны үтендем. Теләр-теләмәс кенә чанасын миңа сузды. Шулчак әнисе йөгереп килде дә: «Ник аңа чанаңны бирәсең, үзең шу рәхәтләнеп», — дип чананы тартып алды. Мин елый-елый өйгә кайтып киттем.
Яңа уку елы башланды. Татар теле дәресе. Укытучы класска керде дә, диктант язачагыбызны белдерде. Тәнзилә елап җибәрде, ручкасын өйдә онытып калдырган икән. Минем сумкамда бер ручкам бар иде, алып, аңа суздым. Тәнзилә башын да күтәрмичә, кулымнан ручканы алды. Ахрысы, аңа оят булып китте бугай.
* * *
Урам
буйлап балалары белән яшь кенә ата белән ана бара. Баланың зуррагын әтисе җитәкләгән, ә кечкенәсен, бишек-арбада әнисе тартып бара. Аның кулында күпереп пешкән ак күмәч телеме.
Мин аларның артыннан атлыйм. Нинди бәхетле балалар, әтиле-әниле булып үсәләр, дип, үземнең әтисез үскән балачакларымны искә төшереп барам.
Уйларымны әлеге затлы бишек-арбада утырган сабыйның «мә!» дигән авазы бүлдерде. Кулындагы күмәчне әнисенә бирергә теләве икән. Әни кеше күмәчне алып тормады, баласына: «Ташла!» — дип кенә әмер бирде. Бәләкәч селтәнеп, күмәчне мөмкин кадәр ераграк ыргытырга тырышты. Күмәч, юл тузаны өстенә барып төшкәч, әнисенә карап, көлеп җибәрде, булдырдыммы, янәсе. Әни кешегә улының булдыклылыгы ошады булса кирәк, ак тешләрен ялтыратып, елмаеп куйды.
Авылда яшәүче Гариф абыйның: «Ипи кисәген ашап бетер, калдырма, ипи ашау авыр эш түгел. Син аны үстереп кара!» — дигән сүзләре исемә төште. Ул комбайнда эшли иде, шуңа күрә ипинең тәмен дә, бәясен дә белгәндер. Минем күңелемә аның сүзләре сеңеп калды. Шуңа күрә өстәлдәге ипи валчыкларын да алып авызыма кабам.
* * *
Бер караганда болар вак нәрсәләр шикелле. Мин балалар бакчасында тәрбияче буларак, шуны әйтәсем килә: әгәр хезмәт һәм иҗат нәтиҗәсендә булдырылган муллыкның, матурлыкның кадерен балаларга кечкенәдән үк өйрәтмибез икән, ул чакта илнең, җирнең киләчәге нинди булыр соң?.. Минемчә, бу хакта без даими уйланырга тиеш.
Гөлшат Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев