“Нечкәбил” республика бәйгесендә Зәйдән Фединнар дипломга лаек булды
XX “Нечкәбил” республика конкурсының йомгаклау этабында Зәйдән Фединнар гаиләсе искиткеч чыгыш ясады.
Быел әлеге бәйге Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Туган ил гаиләдән башлана” дигән тирән эчтәлекле девиз астында узды. Республика финалында 8 муниципаль районнан һәм Казаннан 10 гаилә иң яхшылар исеме өчен көрәште. Алар муниципаль һәм төбәк турларында җиңү яулаучылар иде.

Зәй шәһәрен әлеге дәрәҗәле бәйрәмдә Фединнар гаиләсе лаеклы тәкъдим итте. Наталья Федина “Нечкәбил" матурлык, ана, гаилә бәйгесенең финалисты булды һәм “Остаз Нечкәбил” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Бу бүләк — аның гаилә учагын, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм үз балаларын тормыш кыйммәтләрен тирәнтен аңлатып тәрбияләүче ана буларак тану булды.
Фединнарга Бөтенроссия Электропрофсоюзының Татарстан республика оешмасы президиумы рәисе урынбасары Дамир Кузяевның, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе Шамил Агеевның Рәхмәте белдерелде.

“Нечкәбил” юбилей бәйгесе елъязмасына Фединнар кебек республикабызның үрнәк, матур гаиләләренең яңа тарихлары язылды. Алар үз үрнәкләрендә Ватанга мәхәббәт һәм тугрылыкның нәкъ менә гаиләдән башлануын күрсәттеләр.
Фединнар гаиләсен искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар һәм иминлек телибез!
фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев