Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Назимә апа – Россия рекордлар китабында

Кәрәкәстән Назимә апа Закированың иҗат кичәсе узды.

Кәрәкәстән Назимә апа Закированың 85 яшьлеге уңаеннан Чаллыда “Давылларда сынмас рух” иҗат кичәсе узды.

Назимә апа 83 яшендә пауэрлифтинг буенча дөнья рекорды куйган! Ул  – 25 тапкыр – Россия, 17 тапкыр – Европа һәм 20 мәртәбә дөнья рекордсмены. 

2022 елның сентябрендә Назимә апа пауэрлифтинг белән  шөгыльләнә башлый. Кыска вакыт аралыгында беренче урыннар өчен 35 дипломга ия була, 30 алтын медале һәм 8 кубогы бар. Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. 

Назимә Гомәр кызы 1941  елның 14 маенда Зәй районы Кәрәкәс авылында дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә нибары бер айлык булып кала. Мәскәү өчен барган сугышларда 1942 ел башында әтиләре һәлак була. Әниләре дүрт бала белән тол кала...  31 елдан соң ул әтисенең исемен Тверь өлкәсе Лихославль шәһәрендә туганнар каберлегеннән эзләп таба. Бер уч туган җир туфрагын әтисенең каберенә илтеп сала, аның туфрагын алып кайтып туган авылындагы әнисе каберенә сала. 

Балачак, үсмер еллары авыр вакытларга туры килеп чыныгып үсә Назимә апа. 

– Ул вакытта бит хәзерге кебек тренажер заллары юк иде. Авылда таудан чаңгы-чана шуа, елгасында су коена идек. Урманнан утын алып кайтаулар, су ташулар... Бигешкә җәяү кышын – чаңгыда, җәен велосипедта йөрүләр... Менә шул булган ул чордагы авыл балалары өчен тренажер залы, – дип елмаеп искә ала ул балачакларын.

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни агарту мәктәбендә белем алган. Заманасында республиканың мәдәният, мәгариф оешмаларында хезмәт куйган.

Бигештә интернат-мәктәп ачылгач, шунда тәрбияче булып эшкә урнаша. Гөлфирә исемле бер кыз гел Назимә апасы янында бөтерелә. Ялларда  Назимә кызны үзләренә авылга да алып кайта. «Апа, мин сезгә әни дип эндәшим әле», – ди кыз аңа.  Бүгенге көндә дә алар бик дус булып,  аралашып яшиләр. Гөлфирә аңа, әни, дип дәшә.  

Назимә Урал дәүләт университетына укырга керә. Аннан Чаллыда өзлексез педагогик белем бирү институтында эшли – укытучыларның квалификацияләрен күтәрәләр.  Бик күп җаваплы вазифалар башкара ул. Лаеклы ялда да тик утыра белми: ветераннар советын җитәкли,  «Җәүһәр» фольклор ансамбле җитәкчесе дә, подъезд буенча җаваплы кеше... Әле ул бал биюе буенча күпсанлы ярышлар җиңүчесе дә.

Зәйлеләр әле хәтерлидер, шәһәр-районда узучы чараларда Назимә апа белән Әхәт абыйның ап-актан киенеп  аккошлардай уртага чыгып биюләрен. 

– Әхәт бик яхшы кеше иде. Аның белән җиде ел гына яшәп калдык. Бергәләп «Ретро»  бию төркемен оештырдык. «Большой вальс» халыкара бәйгесендә биш тапкыр җиңүче булдык, – дип сөйли Назимә апа.

Алар белән “Ретро” бию төркеменә 12 пар йөри. Назимә апа белән Әхәт абый  арада иң матур дуэт була.  Төркиядә – «Иң яхшы пар», Грециядә «Иң сөйкемле пар» дигән исемнәргә лаек булалар. Әхәт абый өздереп гармунда, ә Назимә апа курайда, мандолинада, кубызда уйный. «Балкыш» фестивалендә  дүрт тапкыр лауреат булалар. Кайда гына чыгыш ясасалар да, үзләренең парлы биюләре белән шаккаттырып кайта алар. Кызганыч, Әхәт абый каты авырудан дөнья куйган.

14 ел элек Чаллының «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килгән «Җәүһәр» ансамбленә йөри башлый Назимә апа. Бүген ул аның җитәкчесе. 

Җырлап кына яшәми ул. Эльбруска күтәрелгән! Шуның өчен «СССР туристы» дигән таныклыкка ия булган. Мисырга баргач акваланг белән су астына төшкән. 

2022 елда 81 яшендә пауэрлифтинг дигән спорт төре белән шөгыльләнә башлый.  Иҗатташ дусты Гөлзада Рзаева армрестлинг буенча Дөнья чемпионы булган Фәнис Нуретдиновка Назимә үзен мәгариф, мәдәният өлкәсендә күрсәтте инде, спортта да зур уңышларга ирешә алыр иде, ди. Шуннан Фәнис абый аны  үзе белән тренировкага чакыра. Өч атнадан инде Назимә Закирова Екатеринбургта узган Дөнья чемпионатында өч төр буенча чыгыш ясап, өчесендә дә алтын медаль алып, дөнья рекордын куя! 

Инглиз теленнән пауэр – көч, лифтинг күтәрү дип тәрҗемә ителә. Гади итеп кенә әйтсәк, авыр штангалар күтәрү. Куллары белән генә түгел, штанганы бармак очлары белән генә күтәреп, чемпион кала. 

Телевидениегә чакыруларны еш ала Назимә апа: Беренче каналда, Россия-2, «Татарстан- яңа гасыр» каналларында аның турында тапшырулар эшләнгән. 

– Бүгенге көндә өч оныгым, бер оныкчыгым бар. Мин бик бәхетле. «Җәүһәр» ансамблен җитәклим. Дүшәмбе мин репетициядә. Сишәмбе-пәнҗешәмбе  спорт белән шөгыльләнәм. Чәршәмбе – бассейн, җомга көнне – ЛФК, шимбә – скандинавча йөрү. Якшәмбе балаларым белән, – ди ул тормышы турында.

Назимә апа туган авылы Кәрәкәсне бик яратып яши. Бирегә еш кайта. 
Туган авылы үзенең матурлыгы, тынычлыгы, биек таулары белән сагындырып, үзенә чакырып тора Кәрәкәс кызын.

фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев