Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Нәзер” спектакле Иске Зәй мәдәният йортында күрсәтеләчәк

Билетлар сатудан кергән акчаны спектакльне куючылар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә күчерәчәк.

Югары Мәлем авыл мәдәният йортының “Балкыш” халык театрыню Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен сәхнәләштерде.

Пьесада вакыйга 1941-1945 еллардагы сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бара. Балачактан дус булган ике ир сугышта нәзер әйтеп калдыра. «Нәзер әйтсәң, нәзереңне үтәми торып, гомерең өзелми” имеш, ди алар. Нәзерләре дә гади түгел әле аларның: исән кайткан очракта бер атнага хатыннарын алмаштырып торырга тиеш булалар. Әлеге сынау аша геройлар ничек чыгар? Кайчандыр бирелгән вәгъдәләрендә торырлармы?

Бу сорауга җавапны сез спектакльне карагач таба алачаксыз. “Балкыш” театры 3 февральдә “Нәзер” спектаклен Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында күрсәтәчәк.  Билет бәясе 200 сум тора. Спектакльне куючылар кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә күчерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев