Нәрсә ул авитаминоз?
Күпләр авитаминоз – ул витаминнар җитмәү дип саный. Ләкин, чынлыкта, без ешрак бер генә микро - яки макроэлемент җитмәү белән очрашабыз.
Бу хәзерге дөньяда кешеләр җитәрлек дәрәҗәдә туклана алганга барлыкка килә – хәзер ел әйләнәсе җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр, чикләвекләр, ит һәм сөт продуктлары бар һәм аны җитәрлек дәрәҗәдә кулланып була. Ниндидер витаминның җитмәве авитаминоз булмаса, нәрсә соң ул чынлыкта?
Авитаминоз – ул кеше организмында бер яки берничә витаминның булмавы. Төп сәбәбе булып баланссыз туклану, кешенең кирәкле витаминнар һәм микроэлементлар алмавы тора.

Ешрак бу вакытта безгә С витамины җитми, без аны мүк җиләге, кәбестә, яшел яшелчәләр кебек продуктлардан алабыз, А витамины ул йомырка сарысында, помидор, бавырда бар. Е витамины җитмәскә мөмкин, без аны көнбагыш мае, чикләвек, сөләйман балыгыннан алабыз. Кояш яктысы аз булганлыктан, ул безгә җитми витамин D форель, сөйләйман балыгы, йомырка кебек ризыкларда күп.
Авитаминозның сәбәпләре:
- ашаган ризыкта витаминнарның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы;
- ашкайнату системасының дөрес эшләмәве.
Авитаминоз балаларда, матдәләр алмашы башкача булу сәбәпле, еш очрый. Олы яшьтәге кешеләрдә дә була, шулай ук ул аларның организм үзенчәлеләренә бәйле.
Авитаминоз булганда:
- тире кубалаклану;
- чәчләрнең сынучанга әйләнүе һәм коелулары;
- тырнакларның сынучанга әйләнүе;
- әз генә бәреләүдән дә тәннең кара янып чыгуы яки шул урынга кан савуы;
- хроник авыруларның көчәюе: ирендә герпесның еш чыгуы, аякта гөмбә инфекциясе һ.б.;
- тән тиресенең аксыл төскә керүе;
- салкын тиеп еш авыру;
- даими хәлсезлек, ярсу булу;
- хәтер начараю;
- теш чистартканда казналыкларның канавы;
- иреннәрнең ярылуы кебек билгеләр булырга мөмкин.
Авитаминозны ничек дәваларга?
Организм үзенә витамин җитмәвен әнә шулай төрле юллар белән күрсәтә, ә без, моны вакытында аңлап алып, дәвалауга керешергә бурычлыбыз.
1. Туклану рәвешегезне анализлап чыгыгыз. Диеталар турында онытып торыгыз, алар бары тик зыян гына китерер. Иң яхшысы – дөрес туклану. Анда организмга кирәкле барлык матләр, микроэлементлар да булырга тиеш.
2. Витаминнар балык, сөт продуктлары һәм төрле ярмаларда күп.
3. Витамин комплекслары эчегез.
Кайбер кешеләр организмның, гомумән, теге яки бу элементка ихтыяҗы бармы-юкмы икәнен белмичә, үз-үзләренә витаминлы комплекслар билгели башлый, бу дөрес түгел. Авитаминоз диагнозын табиб кына куя ала. Теге яки бу витаминнарны эчә башлаганчы, иң башта табиб белән киңәшегез.
Сәламәт булыйк!
Фото freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев