Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы көрәштә бердәмлек кирәк

Психотроп матдәләргә каршы көрәш буенча комиссия утырышында өч мөһим мәсьәлә каралды.

Алар балалар тәрбияләүче гаиләләрнең яман гадәтләргә тартылуын булдырмау, яшүсмерләрнең наркотиклар куллануына юл куймау, районда наркотик матдәләр таралуына каршы чаралар күрү темаларын колачлады. Утырышны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган үзәк дәваханәнең балалар психиатр-наркологы Лилия Саримова белдерүенчә, агымдагы елның 6 аенда табиб-наркологта 545 кеше исәптә тора, шуларның 6сы — профилактик күзәтүдә торучы яшүсмер.

— Наркологта күзәтүдә торчыларның 315е — хроник алкоголизм белән авыручы. Балалар тәрбияләүче ир белән хатыннарның мондый чир белән авыручылары да бар. Узган ел «Аеклык ноктасы» республика программасы буенча бер күп балалы гаиләдән ир белән хатын тернәкләндерү курслары узды. Хәзер аларны күзәтеп торабыз, гаилә пары сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бу аеруча мөһим, чөнки алар яшь буын тәрбияләүчеләр буларак та яман гадәтләрне ташларга тиеш, — диде ул.

Шулай ук Лилия Саримова узган уку елы дәвамында шәһәрнең дүрт мәктәбендә укучы һәм политехник колледж студентлары булган 211 яшүсмергә наркотиклар куллану буенча тикшерүләр үткәрелүен дә белдерде. Аларның берсендә дә наркотикларга бәйлелек ачыкланмаган. Алга таба тикшерүләрне дәвам итү күздә тотыла.

Балигъ булмаганнар комиссиясендә биш ай эчендә 128 материал каралган.

— Ведомствоара комиссиядә исәптә 19 гаилә тора, аларда 37 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләр башлыклары нигездә эчкечелек белән мавыгу аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмыйлар. Бер гаиләнең балага карата кырыс тәрбия чаралары куллануы ачыкланды. Алты гаилә, яшүсмер балалары хокук бозып махсус исәпкә алыну сәбәпле, күзәтүдә тора. Балигъ булмаганнарны яман эшләргә тартылудан профилактикалауда төп чара булып аларның энергиясен хезмәткә, яшьләр берләшмәләренә тарту тора, — ди балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең җаваплы сәркатибы Виктория Сергеева.

Эчке эшләр бүлегенең наркотикларга каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре агымдагы елда наркотик матдәләр саклаучыны ачыклаганнар, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

«Җәйге чор — наркотиклар кулланучыларның кыргый үләннәрдән наркотик матдәләрне дә җыю чоры. Шуңа да без июль башыннан „Мәк-2024“ профилактик чарасы кысаларында наркотиклар алу ихтималы булган үләннәр үсүче урыннарны ачык-лап, юк итү эшләрен алып барабыз. Бу уңайдан авыл җирлекләре башлыкларының шикле урыннар турында хәбәр итүләрен сорыйбыз», — диде полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов.

2024 ел дәвамында 15 кеше наркотик куллануда шикләнелеп медицина тикшерүенә җибәрелгән. Законсыз әйләнештән 5,47 грамм психотроп матдә алынган.

Эдуард Ефимов наркотизация-не профилактикалау кысаларында яшьләр арасында «Үлем белән сату итүләре турында хәбәр ит!», «Наркотикларсыз тормыш» акцияләрен активлаштырырга чакырды.

Петр Уразайкин, утырыш эшенә йомгак ясап, барлык профилактика субъектларын бердәм, нәтиҗәле эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев