Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Наркотиклар, спиртлы эчемлекләргә тартылуга вакыт калмасын

Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең агымдагы елның соңгы утырышында фикер алышуларда күтәрелгән төп мәсьәлә алкоголизм диагнозы куелучыларның арта баруы сәбәпле, бу афәтне авызлыклау чаралары хакында булды. Утырыш район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин рәислегендә узды.

Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны, алкоголизмнан дәвалауны контрольдә тоту, аларның социаль реабилитациясен күзәтү темасы буенча чыгыш ясаган үзәк дәваханәнең нарколог-психиатры Илфат Салихов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта алкоголизм белән авыручыларның артуы күзәтелә. 
- Агымдагы елда наркологта исәптә 549 кеше тора, шуларның 323е хроник алкоголизм белән авыручылар. Наркомания диагнозы куелучылар кими, ә менә алкоголизм арта бара. Һәр көн саен наркология бүлегендә 3-4 кеше дәвалану үтә. Нигездә хәзер сурогат алкоголь, самогон кулланучылар күп. Шунысы да мөһим быел сыйфатсыз спиртлы эчемлектән агуланучылар теркәлмәде. Ә менә алкоголизм белән чирләүчеләр арасында хатын-кызларыбызның да булуы икеләтә борчуга сала, чөнки алар балалар аналары, аларга карап яшь буын үсә. Шуңа да без бу авырудан дәвалану программаларында мөмкин кадәр күбрәк кешене катнаштырырга тырышабыз. Инде хроник алкоголизм авырулы 6 яшүсмер балигъ булмаганнар белән эшләү кабинетында  исәптә тора. Алар аеруча күзәтүдә, - ди табиб.
Фикер алышуларда катнашкан район эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов җирлектәге наркоситуациягә күзәтү ясады. 
“Агымдагы ел башыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз наркотиклар әйләнеше буенча 3 җинаять эше ачыкланды. Аларның берсе зур булмаган күләмдә наркотик матдәләр саклау, икенчесе зур күләмдә наркотиклар саклау, өченчесе наркотик һәм психотроп матдәләр куллану белән бәйле. Ел дәвамында тикшерүләр барышында 36,31 грамм күләмендә наркотик матдәләр алынды. Наркотик матдәләр район территориясенә күрше шәһәрләрдән керә. Бер очракта безнең хезмәткәрләр чит шәһәрдән килгән берәүнең наркотик матдәне урманда яшереп саклавын ачыкладылар. Безнең эштә тагын бер юнәлеш наркопритоннарны ачыклау. Әлеге урыннарга очраклы килеп эләгүчеләр наркоманнарга әйләнергә ммөмкин, шуңа күрә, наркопритоннар булу шикләнелгән урыннар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу гамәл бик күпләрне начар юлга кереп китүдән сакларга мөмкин", - дип басым ясады Эдуард Николаевич.  
Утырышта шулай ук Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин авыл җирендә наркотик матдәләр, эчкечелек афәте турындагы аңлату эшләре алып барылуын сөйләде. Ә яшьләр үзәге директоры Оксана Артюхова “2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында халыкны наркотизацияләүне профилактикалау” муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында бәян итте. 
Соңыннан Петр Уразайкин киңәшмәгә йомгак ясап, халыкның бигрәк тә яшьләрнең начар гадәтләргә кереп китүенә юл куймас өчен төрле чараларга җәлеп ителү мөһимлеген ассызыклады. 
- Яшьләрне мөмкин кадәр ешрак төрле спорт ярышларына, командалы уеннарга тартырга кирәк. Безгә хәзер битараф булганнарны кызыксындырып, аларның кырын эшләргә вакытын калдырмау мөһим. Район, шәһәр эчендә кышын итекле хоккей ярышлары, җәен футбол оештыру, аларга күп командалар җәлеп итү бик отышлы булыр иде, - диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев