Наркотиклар куллануга юл куймау – уртак бурычыбыз
Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясендә, бу яман чирне авызлыклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Комиссия утырышын алып барган район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин профилактик чараларга игътибарны арттыру, әлеге чирнең күбрәк кешене агулавына юл куймаска чакырды.
- Сер түгел, наркомания – заманның иң җимергеч күренешләреннән берсе. Көннән-көн күбрәк кешеләр, тормыш авырлыкларыннан качып, әлеге куркыныч бәйлелеккә эләгәләр. Әмма бу ялган "ирек" авыр түләүгә – сәламәтлекнең югалуына, әрәм узган гомер елларына, ә еш кына кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә, хәтта үлемгә китерә. Безнең бурыч моны булдырмый калу, - диде ул.
Районда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, бу юнәлештәге профилактик эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов сөйләде.
"Хокук саклау органнары һәм киң җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы гына наркотиклар белән бәйле җинаятьчел гамәлләрне, гомумән, бу вазгыятьне үзгәртергә ярдәм итәчәк. Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы һәр хәбәр, язмышларны упкыннан алып калуда, гаиләләр иминлеген тәэмин итүдә төп рольне уйный", - дип ассызыклады полиция башлыгы урынбасары.
Эдуард Еимов сүзләренчә, наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлтелгән чаралар район эчке эшләр бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. 2025 елның узган чорында полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш линиясе буенча 5 наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 4се авыр категориягә керә, 1се зур булмаган авырлыктагы җинаять.
Хокук саклау чараларын үткәрү барышында, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер кеше тоткарланган, аны тикшергәндә 900 граммнан артык наркотик матдә табылган. Аның яшәү урынын тикшергәндә тагын 1 килограмм 400 граммнан наркотик матдә алынган. Әлеге затка карата хәзер ике эпизод буенча җинаять эше судка җибәрелгән.
Шулай ук бер авыл кешесендә 43,5 грамм тыелган матдә табылган. Аңа карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (“наркотик матдәне законсыз саклау"), материаллар судка җибәрелгән.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре наркотикларны контактсыз тарату белән шөгыльләнүче балигъ булмаган зәйлене дә ачыклаган. Тикшерү барышында аның тагын бер танышы да бу гамәл белән шөгыльләнүе билгеле булган. Соңгысына карата җинаять эше кузгатылган. Балигъ булмаган яшь кеше җинаять җаваплылыгына тартылу яше җитмәү сәбәпле, аңа карата эш кузгатылмаган.
Административ производствода халыкны наркотиклаштыруны профилактикалауның мөһим өлеше булып тора. 2025 елның агымдагы чорында РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча 8 административ хокук бозу ачыкланган (табиб билгеләмичә генә наркотиклар куллану), 8 кеше җаваплылыкка тартылган.
Зәй үзәк район дәваханәсенә медицина тикшерүенә 21 кеше җибәрелгән. «Наркомания» диагнозы куелган диспансер исәбендә – 175 кеше, профилактик исәптә - 56 кеше тора. Наркотиклар куллануны раслаганда, бу затлар РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла. Зәй шәһәренең җәмәгать суды бу маддә буенча еш кына 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф билгели.
10-19 мартта Татарстан буенча һәм безнең районда да, яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга һәм балигъ булмаганнарны тыелган матдәләр куллануга җәлеп итү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән “Чиста буын-2025” операциясенең беренче этабын уздырды.
- Наркопритоннар проблемасы аеруча борчу тудыра, алар наркомания таралуга һәм башка җинаятьләрнең “бөреләнү учагы” булып тора. Шуңа да, гражданнардан наркотиклар куллану нияте белән җыелучылар урыннары, гомумән, шик тудырган фатирлар турында полициягә оператив хәбәр итүләрен сорыйбыз. Бу яман чирнең күп кешеләрне агулавына җитди киртә булачак, - ди Эдуард Ефимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев