Нәни кыз теләге: «Бу челтәр сезнең гомерне сакласын»
Иске Зәй бистәсенең яшьләр үзәгендә маскировка челтәре үрүче әбиләр оныкларын да бу игелекле эшкә тарта.
Тиздән махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк челтәрне үрергә 9 яшьлек Диана Габдуллина да әбисе белән бергә килгән. Диана үрелүче маскировка челтәренә: «Бу челтәр сезнең гомерне сакласын! Исән-имин һәм сәламәт булыгыз! Без сезне яратабыз!» — дип язган тасманы да элгән.
1 ноябрьдә искезәйлеләр 190нчы маскировка челтәрен үреп бетерделәр. Ә бу эшне алар узган елның 5 декабрендә башлаган иде. Максатлары — бер ел эчендә 200 челтәр үрү. Әмма аларның 5 декабрьгә 200нең теге ягына чыгуларына ышаныч зур, чөнки әлеге игелекле затларны бер — хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эштә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын дә жәлләмиләр.
— Челтәр үрергә даими 10-18 кеше йөри. Хәзер инде бакча эшләре бетте, яңа килүчеләр өстәлеп тора. Материалларны без Яңа Зәйдәге үзәк цехтан алабыз. Апалар өйгә дә эш алып кайтып китәләр. Тасмалар кисәләр, челтәрнең кырыйларын да өйләрендә ясаучылар бар. Безнең активистларыбыз игелекле җаннар, могҗиза тудыручылар, оста куллылар... Кыскасы, олы йөрәкле кешеләр. Көн саен, хәтта бәйрәмнәрдә дә, яшьләр үзәгенә килеп, барлык тырышлыкларын эшкә салалар. Заказлар ашыгыч булганда, иртәнге сәгать 5тән төнге 12гә кадәр челтәр үрәләр, — ди бу эшне оештыруның башында торучы, «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
Ә маскировка челтәрләрен хәрбиләргә җибәрер өчен әзерләгәндә эченә баллы күчтәнәчләр, җылы оекбашлар, эчке киемнәр салып төрәләр. Егетләр мондый көтелмәгән күчтәнәчләргә рәхмәт белдерәләр икән.
Маскировка челтәре үрүчеләрнең күпчелеге лаеклы ялда, өлкән яшьтәгеләр, әмма алар илебез иминлеге өчен изге көрәштәге егетләргә ничек тә ярдәм итәргә тели! Якыннары махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.
— Махсус хәрби операциядә катнашучылар барысы да — кемнеңдер газиз уллары. Һәр әни дә йөрәк пәрасы өчен борчыла, аларга ярдәм итүдә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Барысы да егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләк белән башкарыла. Безгә башкалар да кушылсын иде. Хәзер бит һәр гаиләдә машина бар, авыллардан да килергә була. Хәрбиләрнең әниләре, хатыннары да килсә, алар үрнәгендә башкалар да бу игелекле эшкә күбрәк тартылыр иде, — ди Анна Васильевна.
Маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар һәр көнне эшне догадан, егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп башлый. Бер-берсен эшкә дәртләндереп җырлый-җырлый үрә алар челтәрләрне.
— Ил белән кыенлыклар кичергән вакытта һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертергә тырыша. Әгәр дә без үргән челтәр бер генә солдат тормышын саклап калса да, безнең бу эшкә юкка алынмавызны күрсәтә. Ә егетләрнең гомере безгә кадерле! Без календарьда ничә челтәр үрүебезне билгеләп барабыз. Яныбызга махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләрнең килүе безне бу эшкә тагын да рухландыра, — ди Люция Фәретдинова.
Иске Зәйдә яшәүче Ирина ханым госпитальләргә, алгы сызыктагы хәрбиләргә эчке киемнәр, бриджилар тегә. Аның да улы махсус хәрби операциядә катнаша. Урын өстендә ятучы ирен дә карарга җитешә ул. Барлыгы 1000нән артык эчке кием тегеп озаткан Ирина.
Маскировка челтәре үрүче апаларның һәркайсы хәрбиләребезне аналарча кайгырта. Аларның һәркайсыннан без: «Алар бит безнең егетләр! Алар аркасында без тынычта яшибез! Без аларны көтәбез! Күбрәк кеше кушылсын иде бу эшкә!» — дигән сүзләрне ишеттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев