Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер
Гүзәлия Шакирҗанова гомерен сәламәтлек саклау тармагына багышлаган.
Биектау районының Ташлы-Кавал авылында Гариповлар гаиләсендә биш баланың дүртенчесе булып дөньяга килә ул.
Уттай урак өстендә арыш басуында туа. Мәрьямбану апаның басуда тулгагы башланып, басудан яңа туган Гүзәлиясен ат арбасына салып кайта. Шулай итеп, бер ул һәм дүрт кыз җылы ояда әти-әниләре һәм яраткан Бибитәйфә әбиләре янында хезмәт белән тәрбияләнеп үсәләр. Өчесе медицина юлыннан китә. Язмабыз 38 ел район санэпидстанциясендә югары категорияле бактериолог-санитар табиб булып хезмәт куйган Гүзәлия Шакирҗанова турында.

Табиб һөнәрен сайлавы һич кенә дә очраклы түгел. Апалары Гөлнур үрнәгендә бертуганнар Фәрит белән Гүзәлия Казан медицина институтының санитария-гигиена факультетына укырга кереп, санитар табиб белгечлеге алалар.
Укыганда ук Гүзәлия наркология бүлегендә төнге сменада эшли.
– Төнге сменада санитаркалар да булмый, ул берүзе кала иде. Наркология бүлегендә нинди авырулар дәваланганын беләсез инде. Кайчакта психозлары да башлана. Булдыклы, тырыш, ярдәмчел булды сеңлебез. Безнең дә балаларыбызны үстерешергә булышты. Кызларын да үзләре үрнәгендә игелекле, тырыш итеп үстерделәр, – ди аның турында Гөлнур апасы.
Институтны тәмамлаган яшь кыз 1973 елда Зәйгә юллама буенча эшкә кайта.

Гөлсия апасы Зәй егетенә кияүгә чыгып, биредә яшәгән була. Әлбәттә инде, бу якларда үзе генә булган кызы өчен әни кеше бик борчыла. Гүзәлиясенә, кызым, укуыңны бетергәч, апаң янына Зәйгә эшкә кайт, дип киңәш бирә. Гүзәлия Нуриевна Зәйгә кайтып, ул вакыттагы баш табиб Әхтәм Биганаев янына кереп, бирегә эшкә кайтырга юллама алып китә.
11 ел санэпидстанциянең балалар һәм яшүсмерләр, коммуналь гигиена бүлегендә мөдир булып хезмәт куя. Мәктәпләр, коммуналь, азык-төлек һәм сәнәгать объектларына санитария күзәтчелеген алып барырга, эпидемиолог функцияләрен үтәргә туры килә. 1984 елда микробиология лабораториясенә күчә.

– Лабораториядә мик-роблар белән эшләдек. Ул вакытта бар анализлар – кан, тизәк, бәвел, мазок санэпидстанциягә килә иде. Бу чорларда инфекцияләр дә күп булды. Балалар ял лагерьларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында “вспышка”лар теркәлеп тора иде. Төнге 12ләргә кадәр дә эшләргә туры килде. Иртәнге сәгать 2дән эшкә киткән вакытлар да булды, чөнки иртә белән анализлар нәтиҗәсе әзер булырга тиеш иде, – дип искә ала ул эшләгән елларын.

Тормыш иптәше Миннегаян Гаязович Мамадыш районының Кече Кирмән авылыннан. Көрәшче егет Зәйгә бер иптәше чакыруы буенча килә. ДОСААФ рәисе, районара сәүдә базасында өлкән механик булып, милиция органнарында хезмәт куя. Миннегаян абый – Зәйнең беренче фермеры. Фермерлык эшчәнлеген суган үстерүдән башлыйлар.
– Җәй буе суган басуында эшләдек. Ул вакытта бит бар да кул көче белән башкарыла иде. Кызларыбыз да басудан кайтып кермәде. Эссе, күләгә юк, җиде ел тилмердек без ул суган белән. Ә бер елны дөрес орлык туры килмәү нәтиҗәсендә 10 тонна сенчикны чыгарып ташларга туры килде, – ди Гүзәлия Нуриевна.
Аннан үгезләр асрый башлыйлар, үз җирләре була, анда бодай, арпа, карабодай үстерәләр. Тырышып, матур йорт җиткереп яшәп ятканда Миннегаян абый авырый башлый. Дәвалану өчен кайларга гына бармыйлар. Әмма мәкерле чир көчлерәк булып чыга...
Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Яраларны юка гына булса да элпә кап-лый. Эш белән, бакча белән, балалар-оныклар белән юана Гүзәлия апа. Бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми! Андагы тәртип, чисталыкка исең китәрлек! Кызу урак өстендә тугангамы, ул җитез, тырыш булуы белән әле дә соклану уята. Уңайлы йортында балалары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, күршеләре җыелырга ярата. Институт елларыннан биш кыз әле дә ел саен бер-берсендә очрашып, аралашып яшиләр. Күршеләре белән бәйрәмнәрне Гүзәлия апалар беседкасына җыелып, үзләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйланып үткәрәләр.
Туганнары өчен дә Гүзәлия апа өзелеп тора.
– Гүзәлия апабызны без фәрештәгә тиңлибез. Ул һәрвакыт тиешле киңәшен бирер, ярдәмгә килергә әзер. Әби белән бабабызны да ул тәрбия кылды, әнием чирләгәндә дә аның янында Гүзәлия апабыз булды. Олы йөрәкле кеше ул. Без барыбыз да аны бик яратабыз, кадерле апабызга сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телибез, – ди Гөлсия апасының балалары Рамил белән Индира.
Гүзәлия апа дин юлына кереп киткән. Ходай Тәгалә кушканнары үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши.
– Моннан ун ел элек күршем Рәшидә белән Мирный бистәсендәге “Тынычлык” мәчетенә йөреп, гарәп хәрефләре өйрәнә башладык. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә Коръән укып, догалар кылып, биш вакыт намазны укып яшим. Укытучыбыз Нәкыя ханымга мин бик зур рәхмәтле. Ул безне укырга, дин буенча яшәргә өйрәтте. Ходай Тәгалә аңа исәнлек-саулык бирсен, –ди Гүзәлия апа.
Бүгенге көндә ул кызлары Гөлнара белән Гөлназның тормышларына сөенеп, уңышларына горурланып яши. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Оныклары турында бик яратып сөйли Гүзәлия апа.
“Мин бүгенге көндә бик бәхетле. Бер кызым, киявем, Гөлчәчәк сеңлем гаиләсе белән Өченче Бөгелдедә яшибез. Кызларым, онык-ларым, кияүләрем, туганнарым барыбыз да исән-саулар, очрашып, аралашып, ярдәмләшеп, дус яшибез, Аллаһка шөкер”, – ди Гүзәлия Нуриевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев