Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Намуслы хезмәт белән яуланган хөрмәт

Фәргать Лотфуллин юл хуҗалыгына 28 ел хезмәт юлын багышлаган.

Фәргать Лотфуллин Зәй автомобиль юллары идарәсенә 1997 елда төзелеш буенча мастер булып эшкә килә. 19 ел җитештерү-техник бүлеге башлыгы булып хезмәт куя. Лаеклы ялда булса да, Фәргать Нигъмәтович хезмәтен дәвам итә: хәзер ул идарәдә топография-геодезия һәм маркшейдерлык эшләрен үлчәүче вазифасын башкара.

Тумышы белән Арча районының Носы авылыннан ул. Әти-әнисенә булышчы булып, физик хезмәт белән чыныгып үсә. Мәктәптә укыган вакытта һәрчак алдынгылар сафында була. Мәктәпне тәмамлаган егет Казан архитектура-төзелеш институтына юл тота. Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетында һөнәри белгечлек үзләштергән егетне Зәйгә юллама белән эшкә җибәрәләр. 

Зәйдә  хезмәт юлын авыл хуҗалыгы идарәсенең капиталь төзелеш бүлегендә башлый. Ун ел анда хезмәт куйганнан соң, “Зәйнефть”кә күчә. Үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, зур җаваплылык хисе тоеп башкара. 1997 елда аны язмыш Зәй автомобиль юллары идарәсенә китерә. Фәргать Лотфуллин юл хуҗалыгында 28 ел хезмәт куя, шуның 19 елын җитештерү-техник бүлеге башлыгы булып эшли. 

Юл хуҗалыгын җитештерү-техника бүлегеннән башка күз алдына да китереп булмый. 

– ПТО бүлегенең эше төрле планда һәм бик җаваплы. Бүлекнең төп бурычы сметалар төзү, контрактларның башлангыч максималь бәясен исәпләү һәм проект-смета документациясенең нормаларга туры килүен тикшерү, башкарылган объектларны тапшыру.  Проектның техник-башкару документациясе белән барлык стадияләрдә дә эшлибез: теге яки бу эшчәнлекне алып баруга рөхсәт алудан алып объектны файдалануга тапшыруга кадәр. Объектлар даими үзгәрә, һәрберсенең үз нечкәлекләре бар, – дип сөйли Фәргать Нигъмәтович  җитештерү-техник бүлеге эшчәнлеге турында.

Җитештерү-техника бүлеге җитәкчесе булып эшләү дәверендә иң катлаулы участок дип Иске Зәйне әйләнеп уза торган, Мирныйда «Заман» сәнәгать үзәгенә илтүче юлны атый.

Бүгенге көндә Фәргать Нигъмәтович топография-геодезия һәм маркшейдерлык эшләрен үлчәүче булып хезмәт куя. Әлеге вазифаны да һәркем башкара алмый,  төгәллек,  җаваплылык сораучы хезмәт. Ул топография-геодезия һәм маркшейдерлык эшләрендә урында геодезия приборларын кулланып үлчәүләр башкара. 

“Фәргать Нигъмәтович – оешма-бызның җаваплы һәм компетентлы хезмәткәре.  Үзен юл төзелеше өлкәсендә югары квалификацияле белгеч буларак танытты, ул эш сыйфаты стандартларын төгәл үтәве, эш процесс-ларында актив катнашуы белән аерылып тора”, – ди җитәкчелек аның турында.

Фәргать Нигъмәтович буш вакытын гаиләсе һәм якыннары даирәсендә уздыруны өстен күрә. Буш вакытлары булганда балык тотарга ярата. 

Күпьеллык тырыш, фидакарь хезмәте өчен “Татарстанның атказанган төзүчесе” исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев