Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Наилә Арсланова: «Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә»

Бүген мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Мәдәният йорты – авылның йөзек кашы. Авыл җирендә мәдәният хезмәткәре булып эшләү бик җиңелләрдән түгел. Чөнки биредә күңел ачу үзәкләре юк, шунлыктан клуб - мәдәният учагы, бердәнбер ял итү урыны булып кала. Ә мәдәният хезмәткәрләре - халыкка бәйрәм, җаннарыбызга җылылык, шатлык бүләк итүчеләр. Сармашбаш  авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова 20 елга якын гомерен әлеге эшчәнлеккә багышлаган. Үзеннән һәрвакыт яктылык сирпелеп тора, энергияле, кызыклы яңадан-яңа идеяләр белән тулы ул.

Наилә Назимовна районыбызның Югары Лоҗы авылында туып үскән. Мәктәптә укыганда бер генә сыйныфтан тыш чара да сәнгатькә гашыйк булган, актив Наиләдән  башка узмый. Бигеш мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек кызны Сармашбаш авылы мәктәбенә пионервожатый итеп эшкә җибәрәләр. Менә шушы вакытта ук яшь кызда кеше белән эшләү, уртак тел табу, оештыру сәләте орлыклары салына.  2009 елның мартында аны Сармашбаш авыл клубына мөдир итеп куялар. Күңелен биреп, зур өметләр баглап, күп көч куеп керешә ул бу эшкә. Авыл клубы Наилә Назимовна эшкә алынганда шактый проблемалы, бик иске бинада урнашкан була.

-Иске клубыбыз янды. Аннан  авыл клубы мәктәп спорт залында эшләде. Көндез балалар анда шөгыльләнсә, дәресләр үткәрелсә,  кич клуб ролен үти иде.  2014 елның  августында авылыбызда бик матур, заманча мәдәният йорты ачылды, - ди Наилә ханым.

Сәхнәгә мәхәббәт аңа әтисе белән әнисеннән күчкән. Әтисе Назим белән әнисе Нәзирә бик матур итеп җырлый торган була. Бүгенге көндә 87 яшьлек Нәзирә апа Югары Лоҗы авылында төп нигезнең утын сүндермичә, балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яши.

Наилә ханым заман белән бергә атлый: Алабуга культура агарту училищесына укырга кереп, режиссер белгечлеген ала. Быел Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлап,   социаль-мәдәни эшчәнлек буенча диплом алган.

Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәрләренең роле гаять зур. 

-Яшь буынны әхлакый, эстетик һәм физик яктан тәрбияләү, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызу, аларга милли традицияләрне сеңдерү мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы дип саныйм. Балалар белән дә, өлкәннәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән дә эшлибез. Без төрле яшьтәге кешеләрне мәдәният учагына җәлеп итү өчен һәрвакыт яңа, кызыклы чаралар эзлибез, - ди ул эше турында.

Балачактан ук авыл тормышын үз иткән Наилә ханым үз тиңен дә Сармашбашта таба. Менә 41 ел инде Рәшите  белән тормыш арбасын бергә тарталар.

-Мәдәният хезмәткәре - үзенчәлекле һөнәр. Ул тормыш иптәшеңнең сине һәрвакыт аңлавын, аның терәк булуын таләп итә. Ул яктан ирем Рәшит һәрвакыт минем уң кулым булды, балаларыбыз сәхнәдә үстеләр, дисәм дә, ялгыш булмас. Улыбыз Рамил белән кызыбыз Рамилә дә җыр-моңга гашыйклар, - ди Наилә ханым.

Чыннан да, нинди генә чара булмасын - Сабантуймы, Авыл бәйрәмеме, Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көнеме, гади генә концертмы - Арслановлар гаиләләре белән катнашалар. Гаилә башлыгы Рәшит абый баянда өздереп уйный, матур итеп җырлый,  куллары да алтын. 

Озак еллар сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина белән бергә кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп, дус-тату эшлиләр. 
Күңелендә иң истә калган чара турында сорагач, Наилә Арсланова болай дип җавап бирде:

- Һәр чара, бәйрәм үзенчә истә кала. Безнең өчен чараны оештыру гына түгел, ә тамашачыларның күңелләрендә озакка сакланачак атмосфера булдыру  мөһим. Мәдәният хезмәткәре өчен иң зур бүләк - тамашачыларның шат йөзләре.

Наилә ханым матурлык ярата. Җәй көннәрендә аның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Матурлык яраткан кешенең күңеле дә матур була шул.

фотолар шәхси архивтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев