Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нәфис зат, җаваплы хөкемдар

Хатын-кыз хөкемдар. Әлеге һөнәр иясен күзаллауга ук зур суд залында, олы өстәл артында кара мантиядән утыручы җитди кыяфәтле, кырыс йөзле ханым килеп баса. Якыннан танышканчы бу язмамның героен мин дә шундый итеп күз каршыма китереп бастырдым. Ә чынлыкта... бөтенләй башка портертка юлыктым.

Зәй шәһәр судында хезмәт куючы бу ханым беренче караштан, тәүге сүз алышудан мөлаемлыгы, нәфис гәүдәсе белән үзенә җәлеп итте. Ул судья — Венера Петровна Исаичева.

Карамалы бистәсендә биш балалы ишле гаиләдә үскән кызны әлеге һөнәр турында кече яшьтән хыялланган, дип әйтеп булмый. Язмыш Венераны борма юллар аша хөкемдар итә.

«Шунысы үкенечле, әтием генә минем судья булуымны күрми калды, фани дөньядан иртә китеп барды, ул минем бик тә тормышта үз урынымны таба алуымны теләгән иде», — ди Венера Петровна.

Ул 1964 елның 3 мартында Фирдәвес Ризаэтдин кызы белән Петр Павловичның тәүге мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз сала. Үз хуҗалыклары белән яшәү сәбәпле, олы балага хезмәт белән чыныгып үсәргә туры килә. Карамалы мәктәбендә укыган чорда кыз мәгариф өлкәсендә үзенең киләчәк һөнәре турында уйлана. Сигезенче классны тәмамлагач, бистә балаларына югары сыйныфта уку өчен шәһәрнең интернат-мәктәбенә килергә туры килә.

— Без анда атна буе яшәп укыдык. Интернат безнең өчен белем алу учагы гына түгел, тормыш мәктәбе дә булды. Төгәллеккә, мөстәкыйльлеккә, буш вакытны файдалы үткәрергә өйрәттеләр безне бу йортта. Өстәвенә, өстәмә һөнәрләргә дә өйрәндек. Мәсәлән, мин үзем шунда машинкада печатать итәргә өйрәндем һәм менә шул мине судьялык эшенә китерде дә, —дип сөйли Венера Исаичева.

Урта белем алгач ул мәгариф бүлегенә эшкә килергә, бер үк вакытта югары һөнәри белем алырга исәп тота, әмма аңа биредә судка печатать итә белүче яшь кеше кирәклеге турында әйтәләр. Шулай итеп булачак хөкемдарның хезмәт юлы 1981 елның 14 августыннан шәһәр суды канцеляриясеннән башлана. Яшь, тәҗрибәсез кызны аналарча каршы алып эшкә өйрәткән ул вакыттагы канцелярия эше җаваплылары Евдокия Лукинаны һәм Ольга Каргованы хөкемдар ханым бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала.

— Эшли башлауга ук мине бер суд эшенә сәркатиб буларак язып утырырга кертеп җибәрде. Хәзер дә көлеп искә алам, суд карарын закон буенча залдагы бөтен кеше басып тыңларга тиеш, ә мин озак басып торып ардым, язып барырга өлгермим дип уйладым да рәхәтләнеп утырып суд карарын яздым. Соңыннан остазым миңа бөтен таләпләрне тәфсилләп аңлатты, — дип елмая ул.

Әлбәттә, акрынлап эш рәтенә төшенә башлаган кыз юридик һөнәри белем, киләчәк хезмәт юнәлеше турында уйлый. 1983 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга керә. Ә суд белгече булу өчен аңа әле юридик юнәлештә тиешле стаж кирәк була. Шул сәбәпле, Венера Петровна нотариуста эшли, бу чорда тормышка чыга, беренче баласы белән декрет ялыннан соң адвокатурада хезмәт куя. Ә инде ике бала анасы, юриспруденциядә саллы тәҗрибә туплап өлгереп килгән ханымны 2000 елның 28 февралендә федераль судья итеп билгелиләр. Чөнки Зәй шәһәр судының өч судьясы берьюлы юл фаҗигасына очрап һәлак булган көннәр була ул.

Венера Исаичева Әлфия Дусаева белән бергәләп зур күләмле хөкемдарлык эшен тарта башлыйлар. Ул вакытта әле күп эш кулдан башкарыла, шуңа да хөкемдарларга үз шәхси вакытлары белән исәпләшми эшләргә туры килә.

Судья хезмәтен хискә берелеп башкарырга ярамый, диләр, хатын-кыз хөкемдар өчен бу авыр биреләме, дигән сорауга Венера Петровна, иң беренче чиратта закон таләпләре буенча хөкем итү һәм инде һәр карала торган эшне күңел биреп башкару мөһим, диде. Алай гына да түгел, хатын-кызга хас психологик тоемлау да хөкем итү мәсьәләсенә якын килгәндә зур ярдәм итә икән.

— Әлбәттә, төрле хөкем карарлары чыгару күп энергия сорый. Мәсәлән, судья булып эшли башлаган чорда шундый бер очракны искә төшерәсем килә. Күпкатлы йортта күрше подъездда яшәүче 19 яшьлек бер егеткә хөкем карары чыгарырга туры килде. Аның гаиләсен якыннан белмәсәм дә, күрешеп йөргән кешегә хөкем карары уку җиңелләрдән булмады. Ә инде эш тәҗрибәсе арткач, бер егетнең авылдашы булган хатын-кызны үтерү очрагы буенча җинаять эшен карарга туры килде. Монда инде шаһит булып теркәлгән егетнең үз гаебен танытырга психологик тоемлау ярдәм итте, дисәм дә, ялгыш булмас, — дип сөйли хөкемдар ханым.

Бүген инде судья Венера Исаичева — бер ел эчендә 500дән артык гражданлык, 100ләп административ һәм 25тән артык җинаять эше карарга сәләтле хөкемдар. Аның суд эшчәнлегендә хезмәт стажы 40 елдан артып киткән. Ул — Россия Федерациясе суд системасының мактаулы хезмәткәре.

«Без Венера Петровна белән аз гына вакыт бер коллективта эшләсәк тә, аның үз эшен яратып башкаручы кеше булуын аңладым. Ул — һөнәри үсештә булырга, заманча технологияләр кулланып эшләргә җан атып торучы белгеч. Коллективның аның кебек тырыш хезмәткәрләрдән торуына бик шатмын», — ди шәһәр суды рәисе Рамил Бикмиев.

Венера Исаичева — эшендә төгәл, җаваплы судья булса, өендә кызы Марина, улы Максимның кадерле, назлы әнкәсе, тормыш иптәше Геннадийның ышанычлы терәге. Законнар белән бәйле хезмәт көненнән соң ул җәйге чорда үз ихатасы бакчасында матур чәчкәләр үстерә, кышын тегү, чигү, бәйләү белән мәшгуль була. Әле алай гына да түгел, быел шәһәр музыка мәктәбендә фортепьяно һәм вокал дәресләре дә ала башлаган, тагын гитарада һөнәри осталык дәрәҗәсендә уйнау серләренә өйрәнә.

— Улым, кызымның минем өчен җан атып торуларына шатланам. Алар мин нәрсә белән шөгыльләнергә теләсәм шуның өчен шартлар тудыралар, мәсәлән, балаларым электрон пианино алып бирделәр. Хәзер безнең гаилә кичләре еш төрле музыка астында үтә. Шулай ук көн дә иртән гимнастика ясауны гадәт иттем, ул көн дәвамында үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Чаңгыда йөрергә, руль артында булырга яратам. Ә оныгым кайткач, без аның белән тәмле татар халык ризыклары әзерләп сыйланабыз. Гомумән, мин туган Зәебезне бик яратам, — ди Венера Петровна.

Язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иткән бу мизгелләрдә Венера ханым 60 яшьлек түгәрәк юбилеен да билгели. Төрле яклап актив булган гүзәл затка, әлбәттә, үз яшен бирү кыен, без аңа алга таба да әнә шул күркәм сыйфатларын саклап, матур гомер, хезмәт итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев