Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Начар гадәтләргә вакыт калмасын

Әлеге тема чираттагы утырышта каралды.

Зәйдә узган наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында фикер алышуларда күтәрелгән төп мәсьәлә алкоголизм диагнозы куелучыларның арта баруы сәбәпле, бу афәтне авызлыклау чаралары хакында булды. Утырыш район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин рәислегендә узды. 

Наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны, алкоголизмнан дәвалауны контрольдә тоту, аларның социаль реабилитациясен күзәтү темасы буенча чыгыш ясаган үзәк дәваханәнең нарколог-психиатры Илфат Салихов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта алкоголизм белән авыручыларның артуы күзәтелә. 

— 2024 елда наркологта исәптә 549 кеше торды, шуларның 323е — хроник алкоголизм белән авыручы. Наркомания диагнозы куелучылар кими, ә менә алкоголизм арта бара. Көн саен наркология бүлегендә 3-4 кеше дәвалану үтә. Нигездә хәзер суррогат алкоголь, самогон кулланучылар күп. Шунысы да мөһим, узган ел сыйфатсыз спиртлы эчемлектән агуланучылар теркәлмәде. Ә менә алкоголизм белән чирләүчеләр арасында хатын-кызларның да булуы икеләтә борчуга сала, чөнки алар — балалар аналары, аларга карап яшь буын үсә. Шуңа да без бу авырудан дәвалану программаларында мөмкин кадәр күбрәк кешене катнаштырырга тырышабыз. Хроник алкоголизм авырулы 6 яшүсмер балигъ булмаганнар белән эшләү кабинетында исәптә тора. Алар аерым күзәтүдә, — ди табиб.

Фикер алышуларда катнашкан район эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Эдуард Ефимов җирлектәге наркоситуациягә күзәтү ясады. 

«2024 ел башыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 җинаять очрагы теркәлде. Аларның берсе — зур булмаган күләмдә наркотик матдәләр саклау, икенчесе —зур күләмдә наркотиклар саклау, өченчесе наркотик һәм психотроп матдәләр куллану белән бәйле. Ел дәвамында тикшерүләр барышында 36,31 грамм күләмендә наркотик матдәләр алынды. Наркотик матдәләр район территориясенә күрше шәһәрләрдән кертелә. Бер очракта безнең хезмәткәрләр чит шәһәрдән килгән берәүнең наркотик матдәне урманда яшереп саклавын ачыкладылар. Безнең эштә тагын бер юнәлеш — наркопритоннарны ачыклау. Әлеге урыннарга очраклы килеп эләгүчеләр наркоманнарга әйләнергә мөмкин, шуңа күрә наркопритоннар булуда шикләнелгән урыннар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу гамәл бик күпләрне начар юлга кереп китүдән сакларга мөмкин, — дип басым ясады Эдуард Николаевич. 

Утырышта шулай ук Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин авыл җирендә наркотик матдәләр, эчкечелек афәте турында аңлату эшләре алып барылуы турында сөйләде. Ә яшьләр үзәге директоры Оксана Артюхова «2023-2025 елларга Зәй муниципаль районында халыкны наркотизацияләүне профилактикалау» муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы турында бәян итте. 

Петр Уразайкин, киңәшмәгә йомгак ясап, халыкның, бигрәк тә яшьләрнең начар гадәтләргә кереп китүенә юл куймас өчен төрле чараларга җәлеп ителү мөһимлеген ассызыклады. 

— Яшьләрне мөмкин кадәр ешрак төрле спорт ярышларына, командалы уеннарга тартырга кирәк. Безгә хәзер битараф булучыларны кызыксындырып, аларның кырын эшләргә вакытын калдырмау мөһим. Район-шәһәр эчендә кышын итекле хоккей ярышлары, җәен футбол оештыру, аларга күп командалар җәлеп итү бик отышлы булыр иде, —диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев