Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

#МЫВМЕСТЕ гуманитар миссиясенә китүчеләр арасында якташыбыз Михаил да бар

Татарстан волонтерлары Курск өлкәсенә #МЫВМЕСТЕ гуманитар миссиясенә киттеләр.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының #МЫВМЕСТЕ төбәк  штабы командасы «Курск рубежы» волонтерлар лагеренда. Алар  Льгов районында торгызу эшләрендә катнаша. Әлеге актив яшь кешеләр командасында Зәй егете, бүгенге көндә Казан дәүләт энергия университеты беренче курс студенты Михаил Аввакумов та бар.  

Михаил Зәйдә шәһәрнең 6нчы мәктәбендә укыганда югары сыйныфларда ук махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруда актив катнашып килде. Үзе яшь булуга карамастан, аның волонтерлык стажы инде 4 ел белән исәпләнә. Егет – Казан дәүләт энергетика  университетының “Энергия добра” үзәгендә “Я горжусь” патриотик клубы җитәкчесе урынбасары. Курск өлкәсенә тәгаенланган гуманитар миссиягә дә ул теләп кушылган. 

“Мин беләм анда без кешеләргә ярдәм итү өчен бик кирәк. Бу алга таба үзенә күрә бер тормыш һәм һөнәри үсеш мәктәбе дә булачак”, - ди Михаил.   

Миссия 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Фотолар: Казан дәүләт энергетика университеты ТГ каналыннан һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенең "ВКонтакте" социаль челтәре битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев