Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Музыкаль кичәдә сугыш чоры гәүдәләндерелде

Кичә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте.

Анда хатын-кызның Бөек Ватан сугышы чорында куйган хезмәте, сугыш кырындагы аяусыз көрәше, яралыларга ярдәм итүче шәфкать туташлары турында сөйләштеләр. Китапханәчеләр сугыш чорындагы хатын-кыз образларын гәүдәләндереп театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Сугыш чоры җырлары яңгырады, солдат биюләре башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Анда район сәнгать әһелләре, музыка мәктәбе укучылары катнашты. Соңыннан барысы бергәләп “Җиңү көне” җырын башкардылар.

“Кичә һәркем күңелендә нечкә хисләрне уятты”, - диде китапханәче Галина Лаврентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев