Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Музейда иҗат көне узды

24 октябрьдә Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее бер көнгә кечкенә кунаклар өчен чын иҗади остаханәгә әверелде.

«Каенкай» балалар бакчасының  «Ясмин» төркеме, «Минем яраткан экспонатым» махсус рәсем конкурсында катнашты.

Конкурсның үзенчәлеге шунда,  балалар музей заллары буйлап экскурсиягә кадәр үк, музейда нинди экспонатлар күрергә теләүләрен  рәсемгә төшерделәр. Ә аннан соң экскурсовод балалар өчен заллар буйлап мавыктыргыч сәяхәт үткәрде, анда яшь рәссамнар витриналардагы «үз» экспонатларын бик теләп таныдылар.

“Тарих һәм сәнгать дөньясына сәяхәт динамикалы уен программасы белән дәвам итте, анда балалар үзләренең энергияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтә алдылар. Ә көннең кульминациясе – бүләкләү тантанасы булды. Һәр балага бирелгән дипломнар иҗат, кызыксынучанлык һәм активлык өчен лаеклы бүләккә әйләнде”, - ди фәнни хезмәткәр Д. Гёргюн.

фотолар музейдан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев