Музейда — Гаилә көне
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда Гаилә көненә багышланган чара үтте.
Анда Иске Зәй бистәсендә яшәүче Фединнар, Долговлар, Егоровлар гаиләләре чакырылды. Әти-әниләр балалары белән төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Әкият геройлары булдылар, хыялландылар, халык мәкальләрен искә төшерделәр, баланы дөрес тукландыру күнекмәләре алдылар. Чара ахырында һәр гаилә әгъзасына бүләкләр бирделәр.
фотолар музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев