Муса Җәлилгә багышланган шигърият сәгате
Бүген татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула.
Шул уңайдан үзәк китапханәнең татар бүлегендә «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр белән «Гомерем минем моңлы бер җыр» дип исемләнгән шигърият сәгате үтте.
Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар, чара видео презентация белән үрелеп барды. Шигърият сөючеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, авторның шигырьләренә карата фикерләре белән уртаклаштылар.
фотолар китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев