Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөхтәрәм ветеранны юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Кичә Зәй районы Апач авылында яшәүче Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, мәдәният идарәсе автоклубы артистлары, туганнары һәм якыннары котлады.

 Юбилярга район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
"Үзегезнең казанышларыгыз белән чын күңелдән горурлануыгызны, һәрвакыт хөрмәттә яшәвегезне телибез. Сезгә сәламәтлек, иминлек, тормышыгызда бәхет һәм шатлыклы мизгелләрнең күп булуын телибез. Күп санлы балаларга белем һәм тәрбия бирүегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт!” - дип билгеләп үтте Петр Сергеевич. 
Хәнифә Йосыф кызы Апач авылында туган, мәктәптән соң Казан дәүләт институтының биология факультетын тәмамлаган. Гомере буе биология укытучысы булып эшләгән. Ветеран шигырьләр яза, аның “Әнкәй йөрәге икән” дигән китабы чыкты. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Хәнифә Йосыф кызына “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелгән, ул СССРның “Халыклар дуслыгы ордены”  дәүләт бүләгенә ия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев