Мөхтәрәм аксакал — зәйлеләр хәтерендә
Зәй зур шәһәр булмавына карамастан, анда яшәгән, хезмәт куйган күренекле шәхесләргә бай. Шундыйларның берсе булган, Яңа Зәй һәм ГРЭС төзелә башлаган көннән башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә яшәп, күп өлкәләрдә эшләп, шәһәрдә яшәүчеләр өчен социаль һәм дин мәсьәләләрендә күп тырышлык куйган Әнәс Салих улы Салихов турында бүгенге сүзем.
Беренчедән, ул — Бөек Ватан сугышы ветераны: Төньяк Кавказ, Дон, Кырым, Молдовия җирләре өчен сугышларда катнаша. Снайпер, пулеметчы, автоматчы, атучы (стрелок) һәм дә штабта писарь каптенармус булып хезмәт итә. Армиягә 1943 елның ноябрендә алынып, 1950 елның сентябрендә генә әйләнеп кайта. Сугыштан әйләнеп кайткач, экономист-хисапчы булып төрле оешмаларда 50 елдан артык намус белән эшли.
ГРЭС төзелешендә катнашучы оешма — Гидромонтажда хисапчы, Аксар авылында, «Заветы Ильича» совхозында, Төгидә баш экономист булып хезмәт куя. Шул ук вакытта Кабан арты мәчетендә читтән торып укып, имам-хатыйб шәһәдәтнамәсен ала.
1989 елдан башлап балаларга, өлкәннәргә дин белеме укыта. Татарстан суверенитет алгач, 1991 елдан «Татар иҗтимагый үзәкләре» оеша башлагач, Зәй бүлеген үзе ача һәм алыштыргысыз җитәкчесе булып күп еллар эшли, үз тирәсенә татар җанлы актив кешеләрне җыя. Шәһәребездә җәмәгать эшләрендә, дингә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә күп көч куя. Кама Аланында атом-электр станциясе төзелә башлап Татарстанга куркыныч яный башлагач, иҗтимагый үзәк җитәкчесе буларак, пикетлар, демонстрацияләр оештыра. Ул төзелешне туктатуга үзеннән зур өлеш кертә.
Мәдәният өлкәсендә дә аның тырышлыгы белән ел саен үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен «Татар моңы» бәйгеләре үткәрелә башлый. Җиңүчеләрне «Татар иҗтимагый үзәге»нең Зәй бүлеге исеменнән бүләкләр көтә. Алар бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көненә багышлап үткәреләләр. Минем үземдә дә «Тукай турында истәлекләр» дигән китап шул көннәрнең истәлеге булып саклана.
Зәй шәһәрендә беренче мәчетнең нигезен салучы, төзелеш белән җитәкчелек итүче дә, территориясендә җимеш бакчасына үсентеләрне питомниктан алып кайтып утыртуны оештыручы да Әнәс Салих улы. Сәгыйть хәзрәт белән берлектә куйган хезмәтләренең җимеше булып үсеп чыккан Таҗетдин Ялчыгол урамындагы мәчет Зәйдә иң күркәм, иң матур биналарның берсе булып балкып тора. «Татар иҗтимагый үзәге»нең Зәй бүлеге җитәкчесе буларак, Казанда үткәрелгән бөтендөнья татарлары форумында, корылтайларда делегат булып катнашты.
Зәй шәһәрендә яшәүче күп кенә кешеләр Әнәс Салих улы Салиховны әле дә яхшы хәтерлиләр, искә алалардыр дип уйлыйм. Чөнки аның фикердәшләре, ярдәмчеләре бик күп иде. Район газеталарында да аның мәкаләләре басылып чыгып торды, штаттан тыш хәбәрче булып саналды. Газета хезмәткәрләре Вәсимә Рәхмәтуллина, Венера Гаврилова, Рәзинә Ахунова аның белән хезмәттәшлек иттеләр, ярдәмләшеп берлектә эшләделәр.
Шушы көннәрдә аны искә алу көне — 2005 елның 24 июнендә ул бакыйлыкка күчте.
Әнисә Шәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев