Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөхәррир сүзе

Хөрмәтле «Зәй офыклары» газетасын яратып укучыларыбыз!

Менә тарихның яңа битенә — 2024 елга аяк бастык, без туг-ры укучыларыбызның бу елда да безнең белән бергә булуына бик шат. Алай гына да түгел, бу яртыеллыкта татар телендәге район басмасын укучылар саны артты. Без барлык әбунәчеләребезгә, социаль ярдәмгә мохтаҗларга район газетасын алдыруда ярдәм итүче хәйриячеләргә рәхмәтле.

Газета элек-электән ана телен саклаучы вакытлы матбугат чарасы булып килде. Алга таба да, һичшиксез, тормыш-яшәеш, күңелле һәм гыйбрәтле хәлләр, теләк-киңәшләр язылган хатларыгыз газетабызда җанлы аралашу мөмкинлеге бирер. Бу исә татар теленең гамәлдә, хәрәкәттә булуын тәэмин итә. Шулчакта гына телебез яшәр. Без аны сезнең белән бергә үстерербез, балаларыбызга, оныкларыбызга мирас итеп калдырырбыз.

Әйләнә-тирәбездә никадәрле яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында хәбәр итегез, шалтыратыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән! Изгелек кылырга беркайчан да соң түгел. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне, якыннарыгызны, күршеләрегезне «Зәй офыклары» газетасына яздырып сөендерүдән алга таба да тукталып калмавыгызны сорыйбыз.

Бу яртыеллыкта район башлыгы Разиф Кәримов, хакимият җитәкчеләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы, район һәм шәһәр Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре, киң күңелле эшмәкәрләребез — Лилия Тихонова, Рәйхан Миназиев, Марсель Миңнеханов, Альберт Галимов, Альберт Гайнуллинга, шулай ук үзәк мәчет, Изге Макарий чиркәвенә күпләп газеталар яздырулары өчен рәхмәтлебез. Изге гамәлләр нәтиҗәсендә бу яртыеллыкта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, физик мөмкинлеге чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр, социаль авыр хәлдәгеләр яраткан газеталары белән бергә калды. Алга таба да шулай булсын, газетабыз сезгә күңел җылысы бирсен! Яңа ел мөбарәк булсын!

Энҗе Әгъләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев