Мошенниклык очраклары, яшүсмерләр мәшгульлеге — көн үзәгендә
Хокук бозуларны кисәтү турында сөйләштеләр.
3 апрельдә хакимияттә муниципаль районда хокук бозуларны кисәтүләр буенча координация советының чираттагы утырышы узды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә үтте.
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча район эчке эшләр бүлеге башлыгының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов, җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Оксана Артюхова, музыка мәктәбе директоры Дина Коронова чыгыш ясады.
IT-технологияләр аша мошенниклык очраклары арта
Агымдагы елның ике аенда район-шәһәрдә заманча мәгълүмати-коммуникация технологияләре кулланып кылынган 40 җинаять теркәлгән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 29 процентка артык. Банк картасыннан акча урлау, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, IT-технологияләр кулланып мошенниклык гамәлләре кылу очраклары арткан.
— Дистанцион ысул белән кылынган мошенниклык очракларын анализлау шуны күрсәтә: җинаятьләрнең күбесе «социаль инженерия» ысулларын кулланып башкарыла, ягъни мәгълүматка телекоммуникация челтәрләре (кәрәзле элемтә, интернет челтәре ресурслары) ярдәмендә керү. Мисал өчен, банк хезмәткәре исеменнән «сезнең банк картасы блокировкаланган, аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен шундый-шундый мәгълүматлар кирәк», дип шалтыраталар. Алар сөйләшү барышында банк картасы буенча тулы мәгълүмат ала. Алга таба төп фактор булып явыз ниятле кешеләрнең бер тапкыр кулланыла торган пароль алуы тора (СМС-хәбәр рәвешендә), ул банк картасына бәйләнгән абонент номерына килә. Банк картасы хуҗасы мошенникларга бер тапкыр бирелә торган парольне әйтә, шуның белән картасыннан акча алу мөмкинлеген бирә, — ди район эчке эшләр бүлеге башлыгының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Ефимов.
Шулай ук җинаятьчеләр «туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дигән схеманы еш кулланалар.
«Соңгы вакытта «фишинг» дип аталган «социаль инженерия» ысуллары киң тарала, ул конфиденциаль мәгълүмат алуга юнәлдерелгән. Гадәттә, һөҗүм итүче зыян күрүчегә банктан яки түләү системасыннан билгеле бер мәгълүматны «тикшерүне» яки билгеле бер гамәлләр башкаруны таләп итүче рәсми хат итеп ясалган e-mail җибәрә. Бу хат, кагыйдә буларак, рәсми веб-сәхифәгә сылтама бирә һәм анда җинаятьчеләр өчен кирәкле бар мәгълүмат — өй адресыннан банк картасының пин-кодына кадәр форма бар, — ди Эдуард Ефимов.
2024 елның ике аенда мошенниклык җинаяте кылган 7 кеше ачыкланган, шуларның 2се зыян күрүчеләргә матди зыянны компенсацияләнгән.
Яшүсмерләр мәшгульлеге —өстенлекле юнәлеш
Район территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча программа гамәлдә. Программаның төп максаты — хокук бозуларны профилактикалау системасын, җәмәгать тәртибен ныгыту, бу эшчәнлеккә җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары һәм халыкны җәлеп итү, хокук бозуларны профилактикалауда һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә җирле үзидарә органнарының ролен һәм җаваплылыгын арттыру.
— Барлык профилактика субъектлары тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Район эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре, йорт буенча җаваплылар белән берлектә район территориясендә яшәүче чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затларны, миграция законнарын бозучыларны ачыклау максатыннан уртак эш алып баралар. Яшьләр сәясәтенең мөһим юнәлеше булып яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү буенча профилактик эшне оештыру тора. Район бюджетыннан ел саен 14-17 яшьлек яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча бүленә. 2023 елда 204 яшь кеше эшкә урнаштырылды, — диде чыгышында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Оксана Артюхова.
Профилактика исәбендә торучы балаларны һәм яшүсмерләрне яшьләр сәясәтенең ял итү учреждениеләренә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Яшүсмерләр волонтерлык һәм «Форпост» отрядларына, профилактика, мәдәни отрядларга җәлеп ителәләр.
Шартлы хөкем ителүчеләрнең эшле булуы мөһим
2023 ел дәвамында җәза үтәтү инспекциясе аша 288 кеше узган. Аларның 158е — шартлы срок алучы, 25е — мәҗбүри, 29ы төзәтү эшләренә хөкем ителгән, 50се билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү яки вазифаны биләү хокукыннан мәхрүм ителгән, 4сенә «өй аресты» билгеләнгән.
«Бүгенге көндә хөкем ителүчеләрнең мәшгульлеге проблема булып кала. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан мәшгульлек үзәге белән килешү төзелде, аның кысаларында инспекция хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыру өчен вакансияләр булуы турында мәгълүмат ала. Җәза үтәтү инспекциясе инс-пекторлары полициянең участок хезмәткәрләре белән берлектә „тәрбиядәгеләрнең“ яшәү шартларын, хезмәт вазифаларын ничек башкаруларын тикшерә. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барыла. Хөкем ителүчеләрне рухи-әхлакый яктан тәрбияләү максатында дини конфессияләр вәкилләре белән очрашулар, мәдәни һәм спорт чараларында катнашулар, „Ялкын“ хәрби-патриотик клубында мастер-класслар үткәрелә», — ди җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов.
Эмиль Галеев, утырышка йомгак ясап, хокук бозуларны профилактикалау эшен көчәйтергә тәкъдим итте, иң мөһиме — социаль-куркыныч күренешләрне булдырмас өчен аңлату эшләре алып барырга, бу юнәлештә барлык профилактика субъекты органнарының бер-берсенә ярдәмләшеп эшләве кирәк, кисәтү — иң үтемле чара, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев