Мошенниклар зәйленең 1,1 миллион сум акчасын урларга теләгән
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 92 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык, компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү очраклары бар.
17 июньдә Зәй кешесе исеменә билгесез кешеләр шәхси мәгълүматлардан файдаланып - 6000, тагын бер кеше исеменә 17000 сумлык микрозайм рәсмиләштергәннәр.
“Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылды. Аларда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
18 июньдә мошенниклар Зәйдә яшәүче хатын-кызның дәүләт хезмәтләре аккаунтын ватып, компьютер мәгълүматына керү мөмкинлеге алганнар һәм 1,1 миллион сум урларга тырышып караганнар. Бәхеткә, транзакцияне вакытында туктатып булган.
“Бу очрак — интернетның барлык кулланучылары өчен җитди сигнал: шәхси мәгълүматларны яклауны ныгытырга, ике факторлы аутентификация кулланырга һәм шикле сылтамалар буенча күчмәскә кирәк. Мошенниклар корбаны булмас өчен карта реквизитларын, SMS кодларны һәм парольләрне чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Ышанычлы парольләр куегыз һәм аларны даими алыштырыгыз. Уяу булыгыз!” – дип мөрәҗәгать итә полиция хезмәткәрләре зәйлеләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев